Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Хат яздылар 10.12.2025

Бүген 3 нче сыйныф укучылары, Яңа Кенәр мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Люция Нургалиевна белән берлектә, махсус хәрби операциядәге солдат егетләребезгә хатлар яздылар, Яңа ел темасына багышланган рәсемнәр ясадылар.
-
«Мәктәптә Футбол» Бөтенроссия Фестивале 05.12.2025

«Мәктәптә Футбол» Бөтенроссия Фестивален үткәрү кысаларында 2-4 сыйныфлар арасында «футбол» Яңа ел чыршысы иҗади конкурсы узды. Балалар үз куллары белән Яңа ел чыршысына футбол тематикасына уенчыклар, гирляндалар, футбол тубы формасындагы кар бабайлары бизәнү әйберләре ясадылар. Сыйныф җитәкчеләре белән сыйныфларда футбол чыршыларын бизәделәр. Чыршылар бик кызыклы һәм матур килеп чыкты! Конкурста балалар гына түгел, өйдә чыршы уенчыклары ясарга булышкан ата-аналар, кабинетларда футбол чыршысы композициясен бизәргә булышкан укытучылар да катнашты. Иң яхшы эшләр гомуммәктәп чыршысына сайлап алынды.
Катнашучыларның иҗади якын килүе һәркемне гаҗәпләндерде, беркемне дә, шул исәптән ата-аналарны да, укытучыларны да битараф калдырмады. -
Котлыйбыз! 04.12.2025

Хокук фәненнән олимпиаданың район этабында 9 нчы А сыйныф укучысы Валиуллина Зилә Вазыйх кызы җиңүче булды.
Укытучы: Биктова Р. Р. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, молодцы! -
Котлыйбыз! 03.12.2025

Җәмгыять белеме фәненнән олимпиаданың район этабында 10 нчы сыйныф укучысы Ибатуллина Дилә Айрат кызы җиңүче, 10 нчы сыйныф укучысы Хакимзянов Булат Фәргат улы һәм 7 нче Б сыйныф укучысы Шакирҗанова Әнисә Раил кызы призер булдылар.
Укытучы: Биктова Р. Р.Аларны чын күңелдән котлыйбыз, молодцы! -
Котлыйбыз! 03.12.2025

Экономика фәненнән олимпиаданың район этабында 7 нче А сыйныф укучысы Хайруллина Эльвира Зөлфәт кызы җиңүче булды.
Укытучы: Биктова Р. Р. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, молодцы! -
Инвалидлар декадасы 02.12.2025

Инвалидлар декадасы кысаларында 2 класс укучылары "Тормыш һәрвакыт матур" дигән темага рәсемнәр ясадылар.
-
" Гадел яшәргә кирәк!"дигән рәсемнәр конкурсы 02.12.2025

Укучылар арасында коррупциягә каршы юнәлештәге " Гадел яшәргә кирәк!"дигән рәсемнәр конкурсы узды.
Конкурс укучыларда коррупциягә каршы караш формалаштыру, укучыларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү максатларында үткәрелде.Укучылар әлеге чарага кызыксыну күрсәттеләр һәм рәсемнәрдә коррупция моментларына мөнәсәбәтләрен чагылдырдылар.Эшләр бер-берсенә охшамаган кызыклы килеп чыкты. -
"ЛИМон" (логика, информатика, математика) республика олимпиадасында 01.12.2025

3 нче класс укучылары Гатиятуллин Самат, Файзрахманова Айзилә, Галиев Кәрим "ЛИМон" (логика, информатика, математика) республика олимпиадасында катнашып кайттылар.
-
Инвалидлар декадасы 01.12.2025

2025 елның 1-10 декабрендә Инвалидлар декадасы уза. Ул 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
Традиция буенча декабрьнең беренче декадасы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышлана. Бу ел саен җәмгыятькә, барыбызга да инвалидларга даими игътибар кирәклеген искәртеп тора. Бу көн сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең язмышына битараф булмаганнарны, аларга билгеләнгән максатларына ирешү юлында ярдәм итүчеләрне берләштерә.
Әлеге вакыйга уңаеннан безнең мәктәп китапханәчесе Хәмидуллина А.Ф. "Игелек һәм шәфкатьлелек хакына"дигән күргәзмә оештырды.
-
Всемирный день борьбы со СПИДом 01.12.2025

Всемирный день борьбы со СПИДом отмечается с 1 декабря 1988 года. Дата была установлена в целях привлечения внимания мировой общественности к распространению ВИЧ - инфекции. Символом борьбы со СПИДом является красная ленточка. Этот день дает возможность людям во всем мире объединиться в борьбе с ВИЧ, продемонстрировать свою поддержку живущим с ВИЧ и вспомнить погибших от СПИДа людей. А также еще раз подчеркнуть, что с ВИЧ далеко еще не покончено.
В акции приняли учащиеся Новокинерской СОШ, подробно изучали про его безопасность. Вручали друг другу ленты.
Также с другими учащимися сделали фотки с лентами на ладошках.








