Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Очрашу 26.09.2025

Безнең мәктәп укучылары Вәлиуллина Зилә һәм Садыйкова Мәрьям һәм инглиз теле укытучысы Хәйруллина Л.А. телне белүче, Нигерия егете Эмефуеле Годстайм Чуквуемеке белән очраштылар.Укучылар Нигерия һәм Россиядә мәгариф системасы буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, Россиядә аның нинди кыенлыклар белән очрашуы белән кызыксындылар, аның спортта, ризык һәм музыкада өстенлекләрен белделәр.
Мондый очрашулар инглиз телен өйрәнүдә, имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерләнүдә ярдәм итә!
-
Сынап карау имтиханы 25.09.2025

Сынап карау имтиханнары башланып китте. Бүген 11 нче сыйныф укучылары рус телленнән, ә 9 Б сыйныф укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханнары эшләделәр.Дәүләт имтиханнары алдыннан ай саен үткәрелүче мондый төр контроль балаларның белемнәрен алдан бәяләргә ярдәм итә.
-
Беренчеләр советы рәисен сайлау 25.09.2025

Бүген мәктәптә беренчеләр советы рәисен сайлаулар узды. Сайлауларда 6-11 сыйныф укучылары катнашты. Беренче 2025-2026 уку елы Советы рәисе итеп 68 тавышның 49ын җыйган Хәбибуллин Рәйхан билгеләнде. (72%) Рәйханны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
-
Татарстан - 2025 кроссы 20.09.2025

20 сентябрьдә укучылар арасында традицион Татарстан - 2025 кроссы узды.Бу кросста безнең мәктәп укучылары да катнаштылар.
Шәрәфиева Илүзә-3 урын, Хәбибуллин Рәйхан - 1 урын алдылар.Тренерлары Хәйруллин З. Т..Җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
IV Районара Ахунов укулары 19.09.2025

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка багышланган “Хәзинәле гомер” IV Районара Ахунов укуларында безнең мәктәптән: 2 нче сыйныф укучысы Гилазова Инзилә катнашып ,3 нче урын яулады.Җитәкчесе: Файзрахманова Ф. А..Чын күңелдән котлыйбыз .
-
IV Районара Ахунов укулары 19.09.2025

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка багышланган “Хәзинәле гомер” IV Районара Ахунов укуларында безнең мәктәптән 6 "Б"дан Касимов Инсаф үзе язган шигыре белән катнашып 3 урынга лаек булды.9 сыйныф укучысы Нигаметзянова Инзиля фәнни-эзләнү эшләре белән катнашып 2 урын алды. Җитәкчесе: Садикова Н.К..Чын күңелдән котлыйбыз .
-
IV Районара Ахунов укулары. 19.09.2025

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновка багышланган “Хәзинәле гомер” IV Районара Ахунов укуларында безнең мәктәптән к 10 сыйныф укучысы-Хәкимзянов Булат фәнни-эзләнү эшләре юнәлешендә катнашып 1 урынга лаек булды.Җитәкчесе: Фазуллина Л.Р. Чын күңелдән котлыйбыз
-
Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган кичә 18.09.2025

Арча сәнгать мәктәбендә Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган "Илһам алам күңел чишмәсеннән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Фойеда кунакларны сәнгать мәктәбенең "Мирас" гармунчылар ансамбле, Үзәк китапханә һәм "Казан арты" тарих-этнография музее хезмәткәрләре әзерләгән китап һәм язучының үзе, гаиләсенә багышланган фотокүргәзмә каршы алды.
Әлеге чарада мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Миләүшә Руфиковна да катнашып кайтты.
-
Көзге кросс 17.09.2025

Мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында көзге кросс узды. Әлеге ярышларда мәктәбебез укытучылары да актив катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Профилактик әңгәмә 17.09.2025

Бүген мәктәптә «яшүсмерләрнең административ һәм җинаять җаваплылыгы»темасына профилактик әңгәмә уздырылды. Чарада Арча районы буенча полиция өлкән лейтенанты, ПДН инспекторы Габидуллина Гүзәл Зөлфәт кызы катнашты.
Бу чараның максаты балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау; хокукый белемнәрне пропагандалау; җаваплы карарны мөстәкыйль кабул итү күнекмәләрен формалаштыру; катлаулы ситуацияләрне тәнкыйди анализлау күнекмәләрен формалаштыру.
Гүзәл Зөлфәт кызы үз чыгышында балаларга закон бозмаска һәм җинаять корбаны булмаска кирәклеген искәртте.








