Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья»
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, РТ, Арский район, с. Новый Кинер, ул. Советская, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-669-11-40;+7(843)-669-13-79;+7(843)-669-12-81 |
| E-Mail: | NK.Shi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Ново-Кинерская школа-интернат" |
| Руководитель: | Валиев Ленар Хамбалович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 110 |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Новости
Балалар ярышты
Опубликовано: 03.03.201828 нче февраль көнне Яңа Кенәр интернат-мәктәбе базасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Төньяк балкышы» дип исемләнгән шашка буенча ярышлар узды. Шашка — халык уены. Бу уенны өлкәннәр дә, балалар да үз итә. Шашка уеннарында фикер йөртү көчле булырга тиеш, шулай ук түземлелек кирәк. Яңа Кенәр интернат –мәктәбендә шашка, шахмат түгәрәге бар. Бу түгәрәкнең җитәкчесе Лотфуллин Газинур үз тирәсенә бу спорт төрен яратучы балаларны җыеп ел саен тәрбия группаларында ярышлар, мәктәпкүләм ярышлар уздыра. Шулай ук балалар иҗат йорты педагогы Галимҗанов Илфат та шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсе - ярышларда җиңүчеләр арасында безнең интернат – мәктәп укучылары күп иде. Анда 6 районнан килгән балалар катнашты. Ярышларның төп оештыручысы Яңа Кенәр балалар иҗат йорты. Хөкемдарлар, Арча районы шахмат – шашка федерациясе вәкиле Галиуллин Сөләйман Вагыйз улы һәм Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Сәмигуллин Таһир Фида улы чиста, намуслы хөкем алып бардылар. Балалар 6 тур уйндылар. Шуннан соң иң көчле уенчылар, иң көчле командалар ачыкланды. Яңа Кенәр балалар иҗат йорты директоры Зарипов Х.Х. баларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Баларны тукландыру мәсьәләсен интернат – мәктәп үз өстенә алды. Ярышлар оешкан төстә үттеләр. Балалар үзләренең көчләрен сынап карадылар, ә калган укучыларның шахмат, шашка уеннарына кызыксынулары артты.
К списку новостей










