Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья»
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, РТ, Арский район, с. Новый Кинер, ул. Советская, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-669-11-40;+7(843)-669-13-79;+7(843)-669-12-81 |
| E-Mail: | NK.Shi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Ново-Кинерская школа-интернат" |
| Руководитель: | Валиев Ленар Хамбалович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 110 |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Субботник
06.05.2016
6 мая в нашей любимой школе проходил субботник. На территории школы наводили порядок и чистоту учащиеся 4-9 классов. Субботник начался в 9:00. Директор школы Валиев Ленар Хамбалович встретил ребят на крыльце школы и показал территорию, которую необходимо убрать. Вооружившись вениками, граблями и перчатками, ученики школы отправились наводить чистоту. Проделана огромная работа по уборке территории и огорода. Вместе работали и взрослые и дети.
-
Тукай эзләре буйлап 05.05.2016

5 нче май көнне Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә белем алучы балалар татар теле .әдәбияты укытучысы Вафин Ф.В. һәм китапханәче Галяутдинова Г.Г. җитәкчелегендә Г. Тукайның Кушлавычтагы һәм Кырлайдагы музейларында экскурсиядә булып кайттылар. Экскурсиягә интернат-мәктәптә уздырылган Тукай һәм туган тел атналыгында актив катнашкан балалар барды. Бөек шагыйребез булган урыннарда булып , музей экспонатлары белән танышып, яңартылган Сәгди абзый йортында булып, балалар бик шат булып кайттылар.
-
Без Тукай оныклары 26.04.2016

Бөек шагыйребез Г.Тукайның юбилеена багышланган чараларның чираттагысы мәктәбебезнең спортзалында узды. Бу “Без Тукай оныклары!” дип аталган интеллектуаль бәйге булды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафин Ф.В. уздырды. Бәйгедә 4 команда катнашты. Командалар өчен бик күп төрле сынаулар хәзерләнгән иде. Балалар һәм аларның җитәкчеләре, педагоглар барлык сынауларны да бик тырышып үтәделәр. Сынаулар арасындагы тәнәфесләрне Багаутдинова Н.Л. тарафыннан хәзерләнгән дәртле биюләр бизәде. Бәйгедә “Шәкертләр” командасы 1 нче урынны яулады.
-
Сәнгатьле укучылар бәйгесе 22.04.2016

Мәктәбебездә бөек шагыйребезнең туган көненә багышланган шигырь укучылар бәйгесе үтте. Конкурска балалар шигырьләр ятлап килгәннәр иде. Шулай ук Һәр төркем балалары Г. Тукай сүзләренә язылган бер җыр башкардылар. Балалар белән беррәттән укытучылар да Г.Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Бәйгедә 3 класс укучысы Сибгатуллина Зөлфия һәм 8 класс укучысы Гәрәев Нуршат җиңүчеләр булдылар
-
Открытый классный час 20.04.2016

15 нче апрель көнне 1, 2, 4 нче классларның җитөкчеләре ачык класс сәгате уздырдылар. Класс сәгате бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган иде. Ул телдән ңурнал формасында оештырылды. Кичә киң эчтәлекле иде. Педагоглар Г.Тукайның биографиясе белән кыскача таныштырдылар. Балалар кичә өчен шигырьләр ятлаган, рәсемнәр ясаган иде. Шулай ук укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннар уйнадылар. 4 класс укучылары “Бәйрәм бүген” җырын башкардылар. Кичә истә калырлык булды.
-
Викторина "Күбәләк" 19.04.2016

Тукай айлыгы кысасында китапханәче Галяутдинова Г.Г. Тукай иҗатына багышланган викторина үткәрде. Чарада 2 команда катнашты: “Күбәләк” – кызлар командасы һәм “Пар ат” – егетләр командасы. Балалар бөек шагыйребез иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр, шигырь юлларының кайсы әсәргә туры килүен әйтеп бирделәр, аппликация ясадылар. Балалар Тукай иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә “Күбәләк” командасы җиңү яулады.
-
Шимбә өмәсе узды 15.04.2016

15 апрель көнне мәктәбебездә өмә узды. Өмәдә өлкән класс укучылары катнашты. Алар педагоглар җитәкчелегендә кардан арылган урыннарны чистарттылар, себерделәр, кар тараттылар. Мондый өмәләр тагын да дәвам итәчәк.
-
Канатлы дусларыбызны каршылап 11.04.2016

Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар айлык итеп плашлаштырылды. Укучы балалар да, педагоглар да шул чараларда актив катнашалар. Мәктәбебездә хезмәт дәресләре тирәнтен укытыла. Бөек шагыйрьнең 130 еллыгына багышлап “Канатлы дусларыбызны каршылап” акциясе уздырылды. Укучылар абыйлары белән берлектә сыерчык оялары ясадылар һәм аларны элеп куйдылар.
-
Дуслык бит ул тормыш нигезе 08.04.2016

Латипова Әлфия Файзрахмановна 8 апрель көнне кечкенәләр төркемендә «Дуслык бит ул тормыш үзәге” дигән ачык чара үткәрде. Чарада бер – береңне хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәмләшергә кирәклеген төшендерү, бер – береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру, татар мәкальләре аша үз халкына мәхәббәт тәрбияләү буенча балаларга күп мәгълүмат бирелде.. Дуслык турында шигырьләр укылды. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар.
-
Ачык чара 05.04.2016

5 апрель көнне тәрбияче Сабирова И.Т 8 төркем балалары белән кошлар көненә багышланган ачык чара үткәрде. Кичә дәресләр формасында барды. Балалар рус теле, татар теле, тарих, математика һәм табигать белеме фәннәре буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Кошлар темасына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Кичәдә “Сыерчыклар” һәм “Сандугач” командалары катнашты. Сорауларга дөрес һәм тулы җаваплар биреп “Сыерчыклар” командасы җиңүче булды.










