Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья»
Визитная карточка
| Адрес: | 422031, РТ, Арский район, с. Новый Кинер, ул. Советская, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-669-11-40;+7(843)-669-13-79;+7(843)-669-12-81 |
| E-Mail: | NK.Shi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Ново-Кинерская школа-интернат" |
| Руководитель: | Валиев Ленар Хамбалович |
| Год основания учреждения: | 1960 |
| У нас учатся: | 110 |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Путешествие Колоска" 14.04.2017

14 апреля воспитатель Шаяхметова Р. Г. провела открытое мероприятие на тему «Путешествие колоска». На этом мероприятии дети проследили весь долгий путь прохождения колоска, прежде чем прийти на стол. Дети были очень активны: отгадывали загадки, читали стихи, пели песни. Была организована выставка, где были выставлены продукты для выпечки и хлебобулочные изделия.
-
“Җырдай моңлы татар теле” 13.04.2017

13 апрель көнне 7 төркем балалары белән тәрбияче Латыпова Ф. К. “Җырдай моңлы татар теле”дигән КВН үткәрде. Ачык чарада балалар татар халкының язучылары, халык җәүһәрләре, җырлары белән таныштылар. Һәр команда туган тел турында төрле биремнәргә: табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәргә җавап бирделәр. Чара балалар өчен бик кирәкле, тәрбияви мәгънәле булды.
-
День космонавтики 12.04.2017

Солнечное утро 12 апреля 1961 года. Ракета стремительно рванула в небо, оставляя за собой огненный след сгорающего топлива. Так с космодрома «Байконур» стартовал первый в истории космический корабль с человеком на борту. А первым космонавтом Земли стал наш соотечественник Юрий Алексеевич Гагарин. Беседу об освоении человечеством космоса провела учитель истории Гайнуллина Алсу Фирдавесовна. Эта тема интересна школьникам. Они с удовольствием слушали педагога, смотрели презентацию и видеофильм.
-
Математика дәресе 06.04.2017

6 апрель көнне Габделәхәтова Миләүшә Әхәт кызы 6а сыйныф укучылары белән математикадан «Санны берничә тапкыр арттыру һәм киметүгә мисаллар эшләү” дигән темага ачык дәрес уздырды. Дәреснең максаты: “Санны берничә тапкыр арттыру һәм киметүгә мисаллар эшләүне кабатлау һәм ныгыту”. Бу кабатлау дәресе, экология темасы белән бәйләп алып барылды. Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү белән беррәттән, дәрестә төрле биремнәр, мәсьәләләр, мисаллар эшләнелде.
-
Нәүрүз килә - яз җитә! 03.04.2017

Азрак соңга калып булса да мәктәбебездә татар халкының иң матур милли бәйрәмнәренең берсе булган “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. 8 төркем балалары (тәрбияче Сабирова И. Т.) көче белән әзерләнгән, Нәүрүзбикәне каршылау күренеше күрсәтелде, укучылар төрле уеннарда, кызыклы ярышларда катнаштылар. Кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу кебек уеннар барыбызга да көч-куәт өстәде. Үткән елда булган ямьсез гадәтләр, авырулар бездән китсен дигән теләкләр белән Карачкы яндырдык. Тәмле Карга боткасы, белән сыйландык. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Көлке көне 01.04.2017

Мәктәбебез укучылары 1 апрель – көлке көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм матур җырлар, күңелле шигырьләр, шаян биюләр белән үрелеп барды. Алып баручы 9нчы сыйныф укучылары – Шамсутдинов Марат белән Гараев Нуршатның тапкыр сүзләре , 4нче һәм 6нчы сыйныф укучыларының сәхнәләштерелгән мәзәкләре барлык укучыларны, укытучы-тәрбиячеләрне елмаерга мәҗбүр итте. Күңелле уеннарга катнашып балалар призларга да лаек булдылар. Бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч узды.
-
Тәҗрибә уртаклашу 31.03.2017

Башлангыч сыйныф укытучысы Низамова Рүзилә Даут кызы 1 нче сыйныф укучылары белән “ Йорт хайваннары” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрескә” ФДББС шартларында укучыларның аралаша алу мөмкинчелекләрен үстерү һәм сүз байлыкларын артыру” максатлары куелган иде. Дәрес үткәрү өчен күп күрсәтмә әсбаплар әзерләнгән. (Уен” Кем ничек туклана”, “ Кем нинди тавыш чыгара”, Әниләренә балаларын табарга булыш”һ.б.) Дәрескә шулай ук слайдлар әзерләнгән. Дәрес әңгәмә –уен формасында үтте. Укчылар дәрестә актив булдылар. Укытучы куйган максатына иреште.
-
“Табигатьне өйрән һәм сакла” 29.03.2017

29 нчы февральдә тәрбияче Хисматова Р. Ф. кечкенәләр төркемендә “Табигатьне өйрән һәм сакла” дигән кичә үткәрде. Кичәдә балалар Кызыл Китап белән таныштылар, табигатьне саклау буенча фикерләр алыштылар. Мәкальләр, төрле кызыклы сораулар, әйтемнәр аша балаларда табигатькә карата сакчыл караш, ярату, кызыксынучанлык тәрбияләү буенча эш алып барылды. “Серле тартма”, Тиз әйт” уеннары балаларда бик зур уңай тәэсирләр калдырды. Табигать турында балалар тарафыннан шигырьләр сөйләнде. Әлеге кичә балаларда экологик тәрбияне үстерү өчен бик әйбәт чара булды.
-
Заседание МО классных руководителей 21.03.2017

Сегодня прошло заседание методического объединения классных руководителей. Классный руководитель 3 класса Валиева Рамзия Рафаиловна прочитала доклад на тему "Роль классного руководителя в становлении классного коллектива и его влияние на развитие личности". Классный руководитель 4 класса Юсупова Раиса Фаилевна прочитала доклад на тему "Особенности организации коллективной творческой деятельности младших школьников". На заседании методического объединения также был продуман и принят план организации мероприятия ко дню смеха 1 апреля.
-
Ачык дәрес 03.03.2017

3 нче март көнне Габдрахманова Нурия Равилевна 7 нче сыйныф укучылары белән Фатих Әмирханның ”Ул үксез бала шул!” темасына ачык дәрес уздырды. Дәрестә укучыларның йөгерек, сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләрен булдыру һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эзлекле эш алып барылды. Дәрес тәрбияви роле бик зур булды. Балалар ярдәмчел, мөрхәмәтле булырга, кимсетелгәннәрне яклый белергә өйрәнделәр.










