Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
Руководитель: | Шакиров Радис Наилович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 31 (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Һәйкәл тирәсен көрәдек. 25.01.2024
"Алдынгылар" хәрәкәтенең активистлары авылыбызның үзәгенә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә булдырылган обелиск тирәсен кардан чистарттылар. Укучылар тырышып эшләделәр: обелиск тирәсе ялт итте.Саф һавада бергәләп эшләве бик күңелле булды.
-
"Туган тел сагында " атналыгы 24.01.2024
Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татарлар элек-электән иген иккән,шуңа күрә оннан, ярмадан ашлар әзерләгән, арыш, бодай, карабодай, борчак, арпа һәм солы онын, тары, карабодай, борчак һәм борай, соңрак дөге ярмасын киң кулланган. Крестьян халкы тарттырмыйча гына борчак белән ясмыктан төрле ашамлыклар әзерләгән. Ит, бигрәк тә сарык,сыер һәм ат(тай) ите татарларның яраткан ашы булган. Бүген, тәрбия дәресендә ,"Туган тел сагында " атналыгы кысаларында 7,8 нче сыйныф укучылары белән татар халкының милли ашлары турында сөйләштек
-
“ Матур яз!” бәйгесе 23.01.2024
23 нче гыйнвар – Дөрес һәм матур итеп кулдан язу көне уңаеннан, башлангыч класс укучылары арасында “ Матур яз!” бәйгесе үткәрелде. Укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Эрудит 23.01.2024
“ Башлангыч класслар атналыгы” кысаларында, укучылар белән “Эрудит” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп көч сынаштылар
-
Сдача нормативов ГТО по бегу на лыжах 23.01.2024
Лыжные гонки – единственный норматив ГТО, который можно сдавать только зимой. Готовясь к сдаче норм комплекса ГТО, можно значительно улучшить навыки скоростного передвижения на лыжах и сформировать привычку активного отдыха на лыжне. Прогулки на лыжах традиционно считаются одним из самых эффективных методов укрепления физического здоровья.
-
“Туган тел сагында” атналыгы 22.01.2024
Укучыларыбыз “Туган тел сагында” атналыгы кысаларында китапханәгә кунакка бардылар. КитапханәчеҖәләева Раушания балалар өчен “Тарихтагы эзләребез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Ул укучыларны Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан яңа татарча китаплар, журналлар белән таныштырды, татар язучылары һәм аларның иҗаты турында сөйләде. Балалар үзләре теләгән китапларны өйдә укырга сайлап алдылар. Соңыннан табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр буенча ясалган викторинада катнаштылар.
-
Өмәдә 22.01.2024
Бүген мәктәп тирәсен кардан чистарттык. Укучылар бик тырышып эшләделәр.
-
Башлангыч класслар атналыгы. 17.01.2024
Мәктәбебездә “ Башлангыч класслар атналыгы” кысаларында, 2-4 класс укучылары белән “Әйләнә - тирә” фәненнән ачык дәрес күрсәтелде.
-
Кардан чистарту 16.01.2024
6 нчы сыйныф укучылары янгын сусаклагычы тирәсен кардан чистарттылар.
-
Мөһим сөйләшүләр 15.01.2024
“Мөһим сөйләшүләр “ класстан тыш шөгылынең чираттагысы “Налог грамоталылыгы” темасына багышланды.