Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Туризм ярышы 28.01.2026

28 нче гыйнвар көнне Арча муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы»на багышланган чаңгы дистанцияләрендә спорт туризмы буенча шәхси-команда ярышлары булып узды. Мәктәбебез укучысы Маликов Р. Дистанция 2 класста I урын, дистанция 3 класста II урын алды. Котлыйбыз.
-
Ленинград блокадасы 27.01.2026

Укучылар белән “Код доступа: Матч жизни» исемле видеокөндәлек буенча тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар Ленинград блокадасы турында сөйләштеләр. Шул чор кешеләренең батырлык үрнәкләре белән таныштылар.
-
"Җидегән чишмәләрдән илһам алган шәхес” 21.01.2026

21 нче гыйнвар көнне Арча үзәк китапханәсендә күренекле якташ язучыбыз, фольклорчы, Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан китап укучылар конференциясе узды. Бу чарада мәктәбебезнең туган (татар)теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина З.Я. катнашты: Г.Бәшировның "Намус" романы буенча чыгыш ясады.
-
«Разговоры о важном» на тему «Музейное дело. 170 лет Третьяковской галерее» 19.01.2026

Провели занятие «Разговоры о важном» на тему «Музейное дело. 170 лет Третьяковской галерее». Поставили цель: обогащение представлений обучающихся о служении Отечеству, углубление понимания социального и духовного смысла творчества; формирование представлений о необходимости сохранения исторического и культурного наследия страны, значимости роли музейных работников в этом процессе; знакомство обучающихся с музейной отраслью на примере Государственной Третьяковской галереи; расширение общекультурного кругозора, потребности в приобщении к искусству и творческой деятельности.
-
#SaМoSтоятельныеДети 13.01.2026

В рамках Республиканского антинаркотического проекта, #SaМoSтоятельныеДети отряд "Пламя" МБОУ "Нижнеатынская ООШ"принял участие в акции "Яркая, здоровая зимушка - зима!" Целью акции является популяризация здорового образа жизни.
-
ТНВ дан кунаклар 12.01.2026

Яңа елны көткән көннәрдә мәктәбебез, авылыбыз өчен истәлекле вакыйга булды: ТНВ дан журналистлар килеп"Хәбәрләр" тапшыруы өчен репортаж әзерләделәр.Тырыш авылдашыбыз Кадыров Зөлфәт абыйның атлар турында сөйләве барыбызга ошады.Укытучыбыз Хәмидуллин Данис абыйның авылыбыз тарихы турындагы фикерләрен ишетү, укучыларыбызны зәңгәр экраннар аша күрү бик күңелле булды.
-
Консультация 09.01.2026

9 нчы январь көнне 9 нчы сыйныф укучылары белән рус теленнән төп дәүләт имтиханына әзерлек кысаларында чираттагы консультация үткәрелде.Укучылар белән кыскартылган изложение,сочинение-фикерләмә язу, тест биремнәре үтәү буенча күнекмәләр ныгытылды.
-
Балалар бакчасында "Серле яңа ел"исемле балалар иртәсе 26.12.2025

Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакта килгән.
Дуслар белән бергәләп
Бәйрәмне каршыладык.
Чыршы тирәли уйнап
Җырлап күңел ачтык без.
Яңа ел -иң сихри, иң матур ,иң тәмле бәйрәмнәрнең берсе ул.
Безнең балалар бакчасында "Серле яңа ел"исемле балалар иртәсе булды.
Иң беренче үткән елга йомгак ясалды.
Конкурсларда катнашкан балаларга
Һәм бакча тормышында актив катнашкан әти- әниләргә рәхмәт хатлары тапшырылды .
Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар , биеделәр,
күңелле уеннарда катнаштылар.
Барсы да яңа ел бүләкләре һәм бәйрәм кәефе алды. -
Район башлыгы чыршы бәйрәмендә 25.12.2025

Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме узды. Чарага сәләтле балалар, уку алдынгылары, олимпиадалар җиңүчеләре, җәмәгать эшләре активистлары, сәнгать һәм спортта уңышлар яулаучылар чакырылды.
Тантаналы өлештә Алмаз Хисаметдинов балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, уңышлар теләде.
Аннан балаларга чын Яңа ел тамашасы тәкъдим ителде. Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән, “Могҗиза көткәндә” әсәре буенча куелган музыкаль спектакль җыр-биюләр белән үрелеп барды. Сәхнәдә танылган бию коллективлары һәм яшь җырчылар чыгыш ясады.
Әлеге матур чарада безнең дә актив һәм тырыш укучыларыбыз катнашып кайттылар. -
Татар китабы йортында. 24.12.2025

6 нчы сыйныфтагы кызларыбыз Әхмәтвәлиева Азалия һәм Йосыпова Зәмирә "Сабантуй" журналы уздырган "Яраткан китапханәчем" бәйгесендә мәктәбебез китапханәчесе Шәмсетдинова Фәридә Фәнис кызы,авылыбыз китапханәчесе Җәләева Раушания Мәхмүт кызы турындагы язмалары белән катнаштылар.Аларның иҗади эшләре "Сабантуй" битләрендә дөнья күрде.Бу мәртәбәле бәйгенең җиңүчеләре буларак, алар Казан каласына кунакка чакыру алдылар.
Бүләкләү тантанасы Татарстан Милли музее филиалы- Татар китабы йортында, Ш.Камал музее бинасында узды.Казан кунакларына бина буенча экскурсия уздырдылар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Яңа елның татлы күчтәнәче - искитмәле матур "Сабантуй"лы торт белән сыйладылар.
"Сабантуй"га зур рәхмәт. Китапханәчеләребезне дә, кызларны да котлыйбыз!
















