Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Новости МБОУ "Нижнеатынская ООШ"
“Мәрҗани варислары” исемендәге гамәли укучылар конференциясендә катнашты
Опубликовано: 10.12.2016
Бүген 2016 елның 9 декабренда Яңа Кенәр балалар иҗаты йорты Арча районында, “Мәрҗани варислары” исемендәге гамәли укучылар конференциясен үткәрде. Конференциянең максаты:
- Укучыларда тарихыбызга, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт
тәрбияләү;
- Безнең Казан арты Арча ягы язучылары һәм мәгърифәтчеләре мирасын барлап тарихи күзлектән чыгып өйрәнү иде. Бу мөһим конференцияне оештыручыларның берсе мәктәбебезнең тарих укытучысы Кашшапов Фәнил Хәлил улы булды. Ул “Мәрҗани васыяте” дип аталган доклад белән чыгыш ясады. Аның укучысы 9 класстан Маликова Гүзәл “19 гасырда Татар халкының яшәеше” темасына язган фәнни- иҗади эшен яклады. Нәтиҗәсе куанычлы. Бу район күләмендәге конференциядә Гүзәл үз юнәлешендә беренче урынны яулады. Диплом белән бүләкләнде.
Гомумән, 5 төрле тарихи юнәлеш буенча язылган иҗади эшләр “Безнең Мирас” журналының бүлек редакторы, тарихчы- галим Ленар Илгиз улы Гобәйдуллин җитәкчелегендәге жюри тарафыннан югары бәяләнде. Конференциядә чыгыш ясаган укучылар һәм укытучылар тарафыннан Татар халкының элекке замандагы яшәеше, көнкүреше, йола-традицияләре турындагы һәм совет чоры тарихи сәхифәләре буенча тарихи-мәгълүматлар җиткерелде. Үзебезнең районнан чыккан язучыларның –мәгърифәтчеләрнең эшчәнлеге, әсәрләреннән алынган материаллар фәнни- иҗади яктан анализланып, конференция кысаларында киң яктыртылып, карап кителде. Конференция үз максатына иреште. Арча районы укучылары “Мәржани варислары буларак, Татар тарихын өйрәнүдә һәм татарның милли- тарихи традицияләрен өйрәнүдә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр.
К списку новостей
















