Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Бәйрәм белән!!!
09.05.2023
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
-
Бөек җиңүгә - дан!!
09.05.2023
Бөек җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаштык. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын.Батырларыбызга, илгә җиңү алып килгән каһарманнарыбыз алдында рәхмәтлебез, алар һәрвакыт безнең күңелдә.
-
Хезмәт (табигать почмагында)
02.05.2023
“Бала яшьтән тирә-яктагы матурлыкны күреп үссә, аңа сокланса гына чын кеше булып җитлегәчәк”
В.А. СухомлинскийКүзәтик , өйрәник ,белик
Без табигать баласы.
Безгә ямьле җир йөзе,
Безгә карап елмая
Бакчабызның һәр гөле!
-
Физик үсеш)))
28.04.2023
Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
-
“Тукай яши безнең йөрәкләрдә”
26.04.2023
Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән!-диләр,
Горурланып һәркем бу көндә.
Килә, килә... Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек кыска гомергә
-
Бәйрәм мизгелләре)))
26.04.2023
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган телне” җырлыйбыз
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл җыр дибез
Әкиятләр сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәлеләр”-
Безнең дуслар барсы да.
-
"Каблучок" конкурсы)))
24.04.2023
Бүген Арчаның “Карлыгач” балалар бакчасында оештырылган “Каблучок” конкурсында катнашып Кадырова Диләрә 1нче урынга лаек булды. Диләрәгә алдагы тормышында да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Әвәләү белем бирү эшчәнлеге)))
20.04.2023
Тема Әтәч
1.Иҗади зәвык тәрбияләү.
2.Кисәкле пластилиннан ничек әвәләргә, кайсы өлешләрен ничек тоташтырырга ,мөстәкыйль нәтиҗә чыгарырга өйрәтү.
3.Стека белән эшләүне ныгыту, фигура өслеген тигезләү.
-
Саф һавада))))
17.04.2023
Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара.
-
Ерак космоста)))
12.04.2023
Тема "Ерак космоста".
Максат: Сәнгатьчә - сүрәтле тәэсирлелек чарасын үзләштерү. Бөгәрләнгән кәгазь, шәм белән ясау, кирәкле төсләр һәм төсмерләр сайлый белү.