Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
ЧЫГАРЫЛЫШ 2024! 31.05.2024
Сау бул инде, гүзәл бакча,
Безнең җылы оябыз.
Синдә үсеп канат ярдык,
Инде юлга чыгабыз.
Гөлләр булып сибелербез,
Су булып түгелербез,
Кошлар булып очып китеп,
Офыкка күмелербез.
Алып менәр йолдызларга
Монда үскән канатлар.
Йолдызлардан тезәрбез без
Барыр юлга маяклар.
Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юллар сезгә!
-
15 май - Халыкара гаилә көне! 15.05.2024
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
-
БАТЫРЛАР ДАНЫ МӘҢГЕЛЕК! 08.05.2024
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар! -
Окна победы 2024! 06.05.2024
-
1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. 01.05.2024
Май ае – табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Яхшырак яшәргә омтылабыз. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә.
-
26 нчы апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. 26.04.2024
Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы.Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бәйрәм белән, дуслар!
-
Габдулла Тукай әсәрләре - тормышыбыз өлгесе! 23.04.2024
"Тукай" дигәч, уйлар әллә кая -
Үткәннәргә кире йөгерә.
Бишектән үк халкым моңы булып
Кергән бит ул безнең күңелгә.
Тукай рухы - татар рухы бит ул,
Минем җанда, синең җаныңда.
Без инану белән әйтәбез бит:
"Татар яшәр Тукай барында!"
Тоясыздыр, бүгенгене узып
Тукай бара килер чорларга.
Шулай булгач, "Туган тел"не
безгә
Җырларга да әле җырларга!
-
Саф һава - тәнгә дәва! 19.04.2024
“Саф һава-тәнгә дәва !” дип тикмәгә генә әйтмиләр. Бүген балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Алар уеннарда бик теләп катнаштылар. Балаларның саф һавада булуы физик яктан камил үсеше өчен бик кирәк. Саф һавада йөрүләр бала организмын чыныктыруда беренчел һәм мөмкин булган чара. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә, каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада ешрак булыйк!
-
Космонавтика көне белән! 12.04.2024
Беренче космонавт Юрий Гагаринның «поехали!» - сүзе тарихка кереп калды. Һәм гаять зур ракета үз артыннан ут көлтәсе калдырып галәмгә омтылды.Бу сүзләр артында зур тәвәкәллек ята иде. Чөнки косманавт үзе дә, җирдәгеләр дә бу очышның нәрсә белән тәмамланасын күз алдына китермәделәр. Берәү дә әйтә алмады, галәм кешене ничек кабул итәр дә, кеше сәламәтлеге нәрсәгә чыдар...
Маршрутның озынлыгы – 40868 км
Очышның максималь тизлеге – 28 260 км/сәг
Максималь биеклек – 327 км
Соңгы сан бүген дә рекорд булып тора. Юрий Гагариннан башка, бер кешелек корабта, һичкемнең мондый биеклекә күтәрелгәне юк.Беренче космонавт булып батыр, кыю, тәвәкәл кеше генә була ала иде. Гагарин нәкъ шундый кеше булды. Аның характерындагы шундый сыйфатлар гына зур бурычны каушамыйча башкарып чыгарга мөмкинлек бирде.
1961 елның 14 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә Ю.А.Гагаринга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, күкрәгенә Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тагыла. Шулай ук «Очучы-космонавт» исеме бирелә.
1962 елның 9 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә Космонавтика
көне булдырыла. Ә 1968 елдан ул дөньякүләм бәйрәмгә әверелә.
-
Авылыбыз имамы балаларны Ураза гаете белән котлап бүләк өләште. 10.04.2024