Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
"Гаиләм - җылы учагым")))
15.05.2023
“Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”
(В.А. Сухомлинский)
Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.
Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Шунысы куаныч, безнең җирлектә дә пар канатлы ныклы гаиләләр бихисап күп. Ә гаиләдә бала туу – һәркем өчен сөенечле вакыйга. Бала туу аның нигезен ныгыта, ямь өсти.
Чыннан да, гаилә тормышы – исәпсез-хисапсыз хезмәт, сикәлтәле гомер юлы. Шул юллардан гомер буе бер-берсен аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсенә юл куеп яшәүче гаиләләр – һәр кешедә соклану уята.Бәйрәм уңаеннан һәр гаиләгә исән-сау булып, сәламәтлек белән яшәүләре насыйп булсын. Йортларыбызда тынычлык, татулык, үзара аңлашу булсын, яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын -
Бәйрәм белән!!!
15.05.2023
Мин бәхетле, чөнки пар канатлы
Җылы безнең гаилә учагы.
Ул учакны сүндермичә тота
Әниемнең җылы кочагы.
Әтиемнең гадел киңәшләре
Гаиләбезне түм-түгәрәк итә.
Өйне нурлы, ә безне бәхетле
Итү өчен шулар бик тә җитә.
-
Тема: Камка- бездә кунакта.
12.05.2023
Тема: Камка- бездә кунакта.
Максат: Балаларның камка турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Камканы тышкы кыяфәте буенча тану, исемен атау, табигатьәге әһәмиятен җиткерү.
Бурычлар:
-тәрбияләү :бөҗәкләргә карата сакчыллык, ихтирам хисләре тәрбияләү;
-үсрерү:камканың тышкы кыяфәте: кечкенә,кызыл төстә, кара нокталары булуын,башы кара, нечкә аяклары булуы турындагы белемнәрен арттыру;
-өйрәтү:камканың очуы, акрын гына йөрүе, нәрсә белән туклануы, табигатьтәге әһәмияте турында белемнәрен арттыру.
Алдан үткәрелгән эш: Мәйданчыкка чыккач камканы табу һәм күзәтү, Ш.Галиевнең “Камканы коткардым” шигыре белән танышу.
-
Бәйрәм белән!!!
09.05.2023
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
-
Бөек җиңүгә - дан!!
09.05.2023
Бөек җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасында катнаштык. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын.Батырларыбызга, илгә җиңү алып килгән каһарманнарыбыз алдында рәхмәтлебез, алар һәрвакыт безнең күңелдә.
-
Хезмәт (табигать почмагында)
02.05.2023
“Бала яшьтән тирә-яктагы матурлыкны күреп үссә, аңа сокланса гына чын кеше булып җитлегәчәк”
В.А. СухомлинскийКүзәтик , өйрәник ,белик
Без табигать баласы.
Безгә ямьле җир йөзе,
Безгә карап елмая
Бакчабызның һәр гөле!
-
Физик үсеш)))
28.04.2023
Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
-
“Тукай яши безнең йөрәкләрдә”
26.04.2023
Әйләнәдә гөлләр,
Тормыш якты!
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Туган көнең белән!-диләр,
Горурланып һәркем бу көндә.
Килә, килә... Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек кыска гомергә
-
Бәйрәм мизгелләре)))
26.04.2023
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган телне” җырлыйбыз
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл җыр дибез
Әкиятләр сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәлеләр”-
Безнең дуслар барсы да.
-
"Каблучок" конкурсы)))
24.04.2023
Бүген Арчаның “Карлыгач” балалар бакчасында оештырылган “Каблучок” конкурсында катнашып Кадырова Диләрә 1нче урынга лаек булды. Диләрәгә алдагы тормышында да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.