Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Космонавтика коне белэн!!! 12.04.2023
Карлыгачлар җитез оча,
һәм җитез исә җилләр.
Ә Гагарин абый безнең
Әйләнде күпме җирләр.
Җилләрдән дә җитез очып,
Җиһанны гизеп кайтты,
Һәм ул бөтен планетадан
Никадәр дуслар тапты.
Галәмнең чиксез киңлеген
Кыю ярып үтә кораб.
Куана бөтен ил бүген
Акчарлаклы күккә карап.
Китте, китте күтәрелеп
Космос корабы,
Һавада ак юл сузылып,
Ялтырап калды.
-
11.04.2023
Суганнарыбыз үсте)))
-
06.04.2023
Космонавтика көненә багышланган конкурста катнашабыз)))
-
"Шырпы уенчык түгел!!))) 04.04.2023
Максат: балаларга шырпы белән уйнарга ярамавын һәм бу уенның нәтиҗәләрен аңлатуны дәвам итү. Янгын сүндерү чаралары һәм янгын сәбәпләре турында белемнәрне формалаштыру.
-
Бездә бүген өмә))) 31.03.2023
Бүген без балалар бакчасы коллективы белән бергәләшеп өмәгә чыктык. Үз территориябезне кыштан калган чүптән арындырдык, эреп бетми калган карларны тараттык.
-
Тәҗрибә үткәрү: “Суган утырту” 30.03.2023
Без балалар белән бергә суган утырту тәҗрибәсен үткәрдек.Тәҗрибәнең төп максаты балаларда суган үстерү теләге тудыру,хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру иде. Шуннан соң инде балалар белән бергә савытка балчык салып,суганнар утырттык, су сиптек. Балаларга суган утырту бик ошады. Алга таба балалар белән суганның үсешен күзәтәчәкбез.
-
Тәҗрибә үткәрү: “Суган утырту” 30.03.2023
Тәҗрибә үткәрү: “Суган утырту”
Бурычлар:
1. Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
2. Балаларда логик фикер йөртү күнекмәләре үстерү.
3. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру.
Сүзлек: Җылылык, яктылык, итләч, йомры.
Җиһазлар: туфрак, тартма, утырту өчен суганчалар, сулы лейка, тартмада һәм түтәлдә үскән суган рәсемнәр
-
Кисеп ябыштыру.)))) 28.03.2023
Тема: “Читек бизәү”
Бурычлар:
1. Балаларда туган тел, туган илне ярату, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, балаларны татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштыруны дәвам итү;
2. Читек силуэтында орнамент мотивларыннан бизәк төзергә өйрәтү,
3. Татар орнаменты мотивлары (яфрак, ләлә, мәк, кыңгырау, тукранбаш, кәнәфер) турындагы белемнәрне ныгыту; мөстәкыйль һәм чиста-пөхтә эшләүләренә ирешү.
Җиһазлар: Милли киемнәр ясалган рәсемнәр, слайдлар, аудиоязма “Авыл көе”, читек үрнәге, татар халык бизәкләре
-
23.03.2023
Хәзерге вакытта әйләнә-тирәдәге цифрлы мохит кече яшьтән башлап, бала тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Компьютер чаралары танып-белү, тикшеренү, уен эшчәнлеге процесслары замана балалары өчен көндәлек, кызыклы шөгыль, яңа белемнәр һәм тәэсирләр алу өчен кулай ысул булып тора
- Хуш киләсең,Нәүрүз! 21.03.2023