Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 11 бала / 11 детей (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Бәйрәм белән!!! 27.11.2022
Әнидән дә бөек кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә назлы кем бар? — беркем дә юк!
Әнидән дә олы җанлы? — беркем дә юк!
Әнидән дә ягымлысы? — һич кем дә юк!
Абынганда кул бирүче — әни генә!
Кайгы килсә бүлешүче — әни генә!
Шатлык барда куанучы — әни генә!
Бала диеп җан атучы — әни генә!
Әниләрнең йөрәгенә бар да сыя,
Ут кайгыра бала өчен үзе генә.
Әниләрне кайгыртмыйча яшәтергә,
Бирсен Аллам барыбызга гомер генә.
-
25.11.2022
Әниләребезгә бүләкләребез әзер)))
-
Бәйрәм белән!! 25.11.2022
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк!
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!
-
22.11.2022
Физик культура һәм спортны үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур.Ул физкультура шөгыльләре, шөгыльдән тыш эшләр, масса –күләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла.
Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.))) 22.11.2022
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
Спорт безнең дустыбыз.
Күнегүләр ясый – ясый
Чыныга тән рухыбыз.
-
20нче ноябрь Бөтендөнья балалар көне )) 20.11.2022
20нче ноябрь Бөтендөнья балалар көне дип билгеләнеп үтелә. Балачак ул – кеше гомеренең искиткеч, ваемсыз, бер мәшәкатьсез, шатлыклы, бәхетле чоры. Һәр ата-ана балалары өстендәге күкнең тыныч, аяз булуын, алар янында һәрвакыт якын һәм яраткан кешеләр булуын, авырулар һәм кайгылар балаларыбызны читләтеп үтүен тели. Бәйрәм белән, кадерле нәниләребез!
-
"Кәҗә кергән бакчага"сәхнәләштерелгән чара))) 19.11.2022
Әкият сөйлим сезгә,
Тезеп сүзләрен сүзгә,
Ә сез отып калыгыз,
Күңелегезгә салыгыз,
Әкият төше -алтындыр
Аңлаганга -акылдыр
Борын заманда ерак авылда
Яшәгән ,ди бер әни
Аның булган ди кызы нәни
Үзе матур булсада,
Булган начар гадәте
Эш кушсалар баш тарткан ,
Иртәсен дә кичен дә
Гел уйнарга яраткан.
-
"Кәҗә кергән бакчага"сәхнәләштерелгән чара))) 19.11.2022
-
Әкияттә - кунакта))) 11.11.2022
.
-
Көзге фантазия))) 08.11.2022
“Көзге бакчада” Гиниятуллиналар гайләсе ясап алып килгән иҗади эш.