Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422016, Республика Татарстан, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11а |
Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
E-Mail: | dsnaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеатынский детский сад" |
Руководитель: | Хусаинова Хатира Мухамметхарисовна |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 15 бала / 15 детей |
У нас учат: | 1 педагог / 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Нижнеатынский детский сад »Арского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Түбән Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Котлыйбыз))) 24.05.2022
Районкүләм бию конкурсында катнашып бакчабызның “Тамчылар" коллективы 1 урынга лаек булды. Балаларыбызны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Саф һавда)))) 23.05.2022
Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.
Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.
-
“Юлда һәрчак бул уяу!” 19.05.2022
Бәйрәм мизгелләре)))
-
“Юлда һәрчак бул уяу” 19.05.2022
Бүген бакчабызда юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Юлда һәрчак бул уяу” исемле чара узды.Балалар “Светофор” һәм ”Юл билгеләре” командаларына бүленеп,үзләренең белемнәрен,рәсемгә осталыкларын күрсәттеләр.Уен – викторина эчтәлекле,мавыктыргыч,күңелле булды.
-
“Юлда һәрчак бул уяу!” 19.05.2022
Олы юлда бик күп алар
Мондый тамга – билгеләр.
Ерактан ук күренәләр,
Гүя маяк – өлгеләр.
Ерак түгел, диеп, чәйгә,
Тәмле аш һәм боткага.
Ач “үләм” дигән чагыңда,
Шушы билге коткара. -
Котлыйбыз!))) 13.05.2022
“Бишек җыры” конкурсында катнашып Ихсанова Зәмирә 1 урынга лаек булды.Зәмирәгә алдагы тормышында тагын да зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.)))
-
12.05.2022
“Салават күпере” җурналын һәрчак көтеп алабыз.)))
-
Котлыйбыз! 11.05.2022
“ТАТАР СҮЗЕ” бәйгесендә катнашып Шамсиева Динә рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Динәне чын күңелдән котлыйбыз.))))
-
Бәйрәм белән!! 09.05.2022
Сезнең барыгызны да Бөек Җиңү көненең 77 еллыгы белән котлыйбыз.
Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Әйе, чыннан да бу көн шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала.
-
Җиңү көне белән !!))) 06.05.2022
Хәтердән уела күп нәрсә,
Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.
Онытылмый үзенең иңендә
Ил данын күтәргән язмышлар.
Вакытлар үтүгә сүрелеп
Сүнәләр иң якты балкышлар.
Сүнмиләр, яктылык сибәләр
Көрәштә кабынган язмышлар.