Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Рәсем шөгыле) 30.03.2018
-
Кар бабай ясыйбыз. 27.03.2018
"Кар бабай"
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре-кара күмер
Дидек:"Син урам себер!"
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
-
Язның беренче хәбәрчеләре кара каргалар кайтты. 23.03.2018
Кара Карга кунган карга,
Кычкырадыр:Кар-кар-кар,
Кайчан эрер бу кар"
-
21 март-Нәүрүз бәйрәме!) 21.03.2018
Көн белән Төн бил алышыр вакыт җитә,
Елый-елый, кышкы юллар агып китә.
Нәүрүз килә! Ил-йортыма Нәүрүз килә!
Көлтә-көлтә шатлык чәчеп, кояш көлә. -
Язгы сынамышлар. 16.03.2018
Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.
Кара карга килгәч, бер айдан кар кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Елгалар язын боздан тиз әрчелсә, ашлык уңар.
Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.
Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.
Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.
Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.
Яз көне елгаларда су артмаса,ашлык уңмас.
Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җылытыр.
Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.
-
Рәсем шөгыле. 14.03.2018
-
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белән) 08.03.2018
Хөрмәтле әниләребез, кадерле кызларыбыз,әбиләребез! Сезне барыгызны да Халыкара хатын – кызлар бәйрәме – 8 Март белән тәбрик итәбез. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне сезгә, елмаеп балкыган кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәнегезгә саулык, өйләрегезгә иминлек алып килсен. Сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Бездә бүген Әниләр бәйрәме!) 07.03.2018
Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Бүген әни бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме.
Өстәл өстен кат-кат сөртте,
Җәйде ап-ак җәймәне.
Чиста булсын, пөхтә булсын
Бүген әни бәйрәме.
-
Язның беренче көне белән!)) 01.03.2018
Бүген беренче март, язның беренче көне! Карлы – буранлы, салкын кыштан соң туган ягыбызга ямьле яз килә
-
Әниләребезгә бүләк ясадык) 27.02.2018