Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне! 26.04.2019
Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне – безнең бәйрәм!
Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң кирәкле җыр, дибез.
Туган телнең бөеклеген белдек,
Шигырьләре аша Тукайның.
Ул үзе дә бөек, кабатланмас,
Андый берәү җирдә юк тагын!
-
"Китапка икенче тормыш бүләк ит"акциясе тәмамланды. 24.04.2019
-
"Без күрмәгән җирләр күрер өчен,юл тамгасын кирәк белергә" 19.04.2019
Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан безнең бакчабызда,мәктәп укучылары белән берлектә "Без күрмәгән җирләр күрер өчен,юл тамгасын кирәк белергә!"дигән чара үткәрелде. Әлеге чарага Арчадан "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау"бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Э.Г.килде. Балалар табышмакларга җаваплар бирделәр, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрендә күрсәттеләр.
-
"Г.Тукай безнең йөрәкләрдә". 15.04.2019
Бүген Габдулла Тукайның вафат булган көне. Шул уңайдан без шагыйрьнең иҗатына хөрмәт йөзеннән, аның һәйкәленә чәчәкләр куйдык.
-
"Без Шүрәледә кунакта" 08.04.2019
Бүген без музейга Шүрәле янына кунакка кердек. Без анда Шүрәле б.н кызыклы уеннар уйнадык,матур шигырьләр сөйләдек. Соңыннан музей җитәкчебез Ләйлә апа,Г.Тукай әкиятләрен экранда күрсәтте.
-
Алисәгә 7 яшь. 07.04.2019
Вот стала взрослая совсем,
Сегодня ведь тебе уж семь.
С днём рождения поздравляем,
Самой классной быть желаем.
Чтоб оставалась ты красивой,
Доброй, умной, самой милой.
Исполнилась мечта твоя любая,
Ведь стала ты совсем большая.
© http://pozdravok.ru/pozdravleniya/den-rozhdeniya/rebenku/7/devochke/ -
1 апрель-Халыкара кошлар көне! 01.04.2019
1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр.
Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм.
Кошлар еш кына әкияти һәм гаҗәеп матур җан ияләре булып торалар. Россиядә XVIII гасырда кошлар оясын җимерү һәм аларны үтерү җинаять булып саналган. Күрәсең, моңа яз килүне хәбәр итү турындагы күзаллаулар тәэсир иткәндер. Ә ерткыч кошлар - алар зыян китерүчеләр булып саналган. Нәтиҗәдә бүген ерткыч кошларның күпчелеге Кызыл китапка кертелгән.
Кошлар белән танышу вакыты - яз һәм җәйнең беренче яртысы, чөнки алар ул вакытта үзләрен күрсәтәләр - сайрыйлар, чыркылдыйлар. Табигать белән үзеңне игътибарлы тотарга кирәк.
Кошлар - табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр.
Кошларның кеше өчен әhәмияте аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр. Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә, санитарлар ролен башкарып, табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтәләр.
Хәзер җир йөзендә 100 млрд. чамасы кыргый кош hәм 50 млрд. йорт кошы исәпләнә. Шартлы рәвештә hәр кешегә 30ар кош туры килә.
Табигатьнең менә шундый матур күчеш чорында кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч, туган ягыбызга кошлар кайта. Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа.
Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик! -
Уенчыкларыбызны юабыз) 29.03.2019
Сүзле күнегүләрне кабатлап,яраткан уенчыкларыбызны юдык.
Ю,Ю,Ю- туп ю!
Ю,Ю,Ю-Машина ю!
Ю.Ю.ю-курчак ю!
Ю.Ю.ю-куян ю!
Ю.Ю.Ю-Песи ю!
-
Кара әле,дустым,кара,Кара карга очып бара. 27.03.2019
Килдек, килдек очып ерак җирдән.
Курыкмыйча ачы салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без.
Гафу, дуслар, озак көттердек без.
Хәзер менә оя ясап тизерәк
Бала-чага үрчетергә кирәк.
Ямьле яз башлангач, иң беренче булып яз хәбәрчесе кара каргалар очып кайталар. Беләсезме, алар тәүлегенә 50 км чамасы юл үтәләр. Алар да кешеләргә файда китерәләр.Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын!) 22.03.2019Көн белән төн тигезләшкән
Яз килеп җиткән икән.
Яз килеп җиткәндә икән
Һәм хәбәр иткән икән.:
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!