Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
1 июнь-Балаларны яклау көне. 01.06.2018
Балаларның шатланганын
Ишетсен җыр, тыңласын җир,
Балаларның көлүеннән
Беркайчан да тынмасын җир.
-
Филүскә-7 яшь) 31.05.2018
-
Бездә чыгарылыш кичәсе! 25.05.2018
Һәр ел саен инде менә
Майның шушы көнендә,Безнең матур бакчагаМәктәптән хәбәр килә.Безнең бакча балаларынУкытучы апаларыБеренче сыйныфка дипУкырга чакыралар!Бүген менә аларны,Бергә-бергә, әлбәттә,Тантаналы рәвештәОзатабыз мәктәпкә! -
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 24.05.2018
Мәктәптә укучы абый-апаларыбызны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз!)
Очар вакыт җиткән, кошлар да бит
Утырмыйлар мәңге ояда.
Аннан сезгә җан җылысы күчсә,
Сездә күчсен җылы дөньяга.
Алда сезне олы юллар көтә,
Бәхетләргә диләр юл урау.
Урау юллар турыланыр әле,
Алга дәшә соңгы кыңгырау -
"Дорожный калейдоскоп"конкурсында катнаштык) 21.05.2018
-
Саф һавада күңелле))) 16.05.2018
Май (М.Җәлил)
Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,
Кышның соңгы суыкларын алып киткән.
Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,
Гөлчәчәкләр зәңгәр,кызыл чәчәк аткан.
-
Май ае сынамышлары. 14.05.2018
Май суык булса – икмәк уңа.
Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.
Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә.
Майда боз яуса, җәен дә явачак.
1 майда җылы булса, май ахыры салкынча булыр.
2 майда каен яфрак ярса, җәй коры килер.
3 майда ике яки өч катлы салават күпере чыкса, берничә көннән көчле яңгыр булыр.
4 майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер.
5 майда төнлә салкынайтса, 40 көн буена иртәләр салкын булыр.
6 майда көн суык булып, бер атнада тагын кабатланса, җылы көз көтегез.
7 майдан соң, гадәттә, 12 суык була.
8 майда яңгыр яуса, арыш уңа.
9 майда көндез җил көчле булып, кичкә тынса, тотрыклы аяз көннәргә ишарә.
10 майда кояш чыкканда, көн аяз булса – җәй җилле булыр.
11 майда таң атканда йолдызлар җемелдәшсә, якын арада яңгыр көтелә. Күбәләкләр өйгә яки сарайга кереп качса, көн суыта.
12 майда көчле җил — көчле яңгыр алып килә.
13 майның җылы киче һәм йолдызлы төне – мул уңыш билгесе.
14 майда көн бозыла икән, кыш салкын булыр.
15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыга икән, кояшлы көн көтегез.
16 майда шомырт чәчәк атса – салкынайта, шомырт чәчәге күп булса, яңгырлы җәй килә.
17 майда чыпчыклар төркемләп очса, көчле җил булыр.
18 майда каз суда коенса, көннәр җылыта.
19 майда чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр.
20 майда кичке салават күпере – аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә. Төнлә су өстенә томан ятып, иртән юкка чыкса, аяз көннәргә ишарә.
21 майда яңгыр яуса, гөмбәле ел килә.
22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар.
23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар.
24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар.
25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә.
26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез.
27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә.
28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр.
29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз.
30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый.
31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр. -
9 май-Җиңү бәйрәме! 09.05.2018
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына,
Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.
Һәйкәлләргә килик! Гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
-
Пальчиковая гимнастика «С добрым утром, глазки! Вы проснулись?» 07.05.2018
С добрым утром, глазки! Вы проснулись?
(Указательными пальцами поглаживать глаза ,сделать из пальцев «бинокль», посмотреть в него)С добрым утром, ушки! Вы проснулись?
(Ладонями поглаживать уши, приложить ладони к ушам - «Чебурашка»)С добрым утром, ручки! Вы проснулись?
(Поглаживать то одну, то другую ручки, хлопки в ладоши)С добрым утром, ножки! Вы проснулись?
Поглаживание коленок, топать ногами)С добрым утром, солнце! Я - проснулся!
(Поднять руки вверх, посмотреть на солнце) -
1 май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме! 01.05.2018
1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.