Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Режим моменты) 23.10.2019
-
Милли почмак) 22.10.2019
Безнең балалар бакчабызда кечкенә генә милли музей почмагыбыз бар.Анда халкыбызның борынгы көн-күреш әйберләреннән:читек,чабаталар,түбәтәй,калфаклар,самавыр,кулдан сугылган ,чигелгән сөлге-кашагалар, милли бизәкләребездән торган альбомнар,стендлар һәм башка бик күп әйберләр тупланган.Балалар бу музейга керергә бик яраталар.Алар монда туган илебезнең тарихи үткәне ,гореф-гадәтләре белән танышалар.Бу почмак балаларга татар халкының милли киемнәре,матур йолалары,борынгы бәйрәмнәре белән якыннан танышырга ярдәм итә."Хәтерләүдән курыкма син,үткәнеңне онытма син!,Бел син ерак бабаңнарның ничек итеп көн иткәнен,нинди уйлар,нинди моңнар безгә калдырып киткәнен!"
-
Иртәнге зарядка(туплар белән)! 15.10.2019
Туп-туп тубыбыз,
Син безнең матурыбыз,
Тишмәбез дә югалтмабыз,
Оста тота кулыбыз.
Раяз, сиңа да бирәбез,
Әйдә уйныйбыз бергә,
Кирәк аны, чөеп-чөеп,
Тотып ала белергә.
Туп сикерә, син дә сикер,
Тыпыр-тыпыр тыпырда,
Дуслар белән уйна бергә,
Читтә генә утырма.
Туп-туп тубыбыз,
Сикерәбез, көләбез,
Югары оч, түбәнгә төш,
Без тотып өлгерәбез.
- "Татар кызы"кокурсында катнашкан курчагыбыз. 11.10.2019
-
Бездә бүген бәйрәм) 04.10.2019
Бакча бүген гөрләп тора,
Шаулап тора күгебез.
Без бит бәйрәмгә җыелдык,
Әллә шуны белмисез?
Һәр җирдә бер хикмәт көтә: Дәшәмен сиңа кат-кат. Бүген синең дә бәйрәмең Шуңа безнең күңел шат.
Син булганга , өйләр ямьле,
Нурлы һәрбер иртәләр. Син өйрәткән догалар да
Уңышларга илтәләр.
-
Раязга 5 яшь)) 01.10.2019
Вот тебе уже 5 лет!
Ты — красавец, спору нет.
Расти здоровым и большим,
Достигни множества вершин!
Будь умен, отважен, смел,
Чтобы в жизни всё умел,
Чтобы был ты лучшим самым,
Рос на радость папе с мамой!
© http://pozdravok.ru/pozdravleniya/den-rozhdeniya/rebenku/5/malchiku/ -
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2019Хөрмәтле тәрбиячеләр!Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,Синдәдер ул кулларның иң җылысы,Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,Алар сине әниседәй якын күрә.Еласалар - син аларны юатасың,Боексалар - син аларны уйнатасың,Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,Орышасың кайчагында җайлап кына.Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,Үстерәсең ничә буын балаларныКиткән чакта бакча белән саубуллашып,Елый - елый озатасың син аларны.Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Табигатькә бәйле Көзге сынамышлар. 23.09.2019
Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә.
Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса – соң килер.
Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә – кыш озын булыр.
Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.
-
Рәсем шөгыле) 19.09.2019
-
Бездә бүген туган көн!) 11.09.2019
Зиләнең туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шундый зурлыкта,
Менә шундый тәбәнәк,
Менә шундый киңлектә,
Менә шундый тарлыкта.
Ак калач,ак калач,
Теләгәнеңңне ал да кач!