Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Туган көн! 05.11.2020
-
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне! 04.11.2020
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Һәр нигезнең, һәр авылның
Һәр каланың үткәне бар…
Гыйбрәт алырлык мирасның
Калганы бар, киткәне бар…..
Горур сүз әйт, сорасалар:
“Ни кавемнән? Нинди җирдән?”
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син.
-
Иртәнге зарядка) 23.10.2020
Иртәнге гимнастика баланың иртәнге йокысыннан торганнан соң сулыш, кан йөрешен, нерв системасының тонусын нормалләштерә, ашказанындагы һәм организмдагы матдәләр алмашын үзләштертә. Көндәлек гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны дициплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә
-
Октябрь аена сынамышлар. 20.10.2020
Октябрь-көзнең икенче ае. Октябрь аенда агачлар төрле буяулар белән бизәлеп, яфракларын ташлый башлый. Көннәр кыскара, һавада салкын исе килә. "Октябрь аенда төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш", - дип юкка гына әйтмиләр. Октябрьдәге халык сынамышлары һава торышының нинди булачагын, кышын, язын һәм җәен ни көтәргә кирәклеген әйтеп торачак.
Җылы октябрь-салкын кышка.
Көчле һәм дәвамлы салкыннар - кышкы салкыннарга.
Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак.
Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак.
Беренче кар чын кышга кадәр кырык көн кала төшә.Яфраклар тиз коелса -кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса - кыш кыска була.
Октябрь башында каенга карагыз-яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак. -
Дидактик уеннар уйнарга яратабыз 16.10.2020
Балалар дидактик "Ферма"уенын бик яратып,кызыксынып уйныйлар. Хайваннарнын исемнәрен ике телдә әйтеп,санап баралар.Уен бик кызыксындыра торган.
-
Саф һавада ) 14.10.2020
Көзнең матур көннәренен кадерен белеп калыйк әле. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау бик күңелле.
-
Уйный-уйный үсәбез. 08.10.2020
Балалар зур пазлларны төзеп уйнарга бик яраталар.
-
Укытучыларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз!) 05.10.2020
Кадерле мөгаллимнәр! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, тырыш укучылар, гаиләгезгә иминлек телибез. Сезнең хезмәт бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы. Эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!
-
Өлкәннәр көне белән. 01.10.2020
Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
-
30.09.2020