Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Кушлавыч, ул. Тукая, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
E-Mail: | dskoshlautsh.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Аюпова Равиля Гадиловна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 6 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кошлаучский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Әкияттә кунакта)) 30.11.2019
Мәктәбебезнең драмтүгәрәгенә йөрүче абый-апаларыбыз "Дус булыйк без мәңгегә" исемле әкияте белән безнең бакчабызга кунакка керделәр. Алар безгә бик матур әкият күрсәттеләр. Дуслыкның кадерен белергә,дусны хөрмәт итәргә ,дус булып яшәргә кирәклеген шушы әкият аша безгә аңлаттылар.
-
Благотворительная акция "Доброе крышечки" 27.11.2019
⚠️ КАКИЕ КРЫШКИ МОЖНО СДАВАТЬ
В социально-экологическом проекте #Добрые_крышечки участвуют только Ч_И_С_Т_Ы_Е пластиковые завинчивающиеся крышечки с маркировкой 2 (HDPE), 02 (PE-HD), 4 (LDPE), тетрапак, Bericap (от пищевых)
➕ тетра-паков;
➕ пластиковых бутылок и бутылочек (например, воды, газированных напитков, молочных и кисломолочных продуктов, в т.ч. "Иммунеле", некоторых непищевых жидкостей - стеклоомывателя в 5-литровых бутылках и т.п);
➕ дой-паков (например, от кетчупа, сгущенки);
➕ любые другие крышечки с маркировкой в треугольнике «2», «02», HDPE, PE-HD, 4 LDPE
➕ колечки от крышек и ручки от 5-ти литровых бутылок подходят для акции, но во избежание травмирования могут сниматься только взрослыми людьми!
➕ крышечки (обычно маркировки "8") желательно очистить от вкладышей!
➕ крышечки от бутылок с растительным маслом помойте, пожалуйста, перед сдачей с моющим жирорастворимым средством! -
Без өмәдә 23.11.2019
-
Аппликация.Әниләргә бүләк ясыйбыз) 19.11.2019
-
Ноябрь аена халык сынамышлары) 15.11.2019Ноябрь - бусагада кыш. Борынгылар ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә.
1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.
2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса - җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә - суынса.
7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
8 ноябрь иртәдән бәс - карлы кышка ишарә.
9 ноябрь нинди, май ае шундый.
10 ноябрьдә бәс - суыкка, томан - җепшек көнгә.
11 ноябрь - болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
12 ноябрь - кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
13 ноябрь - көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.
14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.
16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса - көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.
17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.
20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
23 ноябрь - томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
29 ноябрь көнне юеш кар - буранга.
30 ноябрь - көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.
-
Үзләре теләгән уенчыкларны әвәләү. 11.11.2019
Алдан алган белем күнекмәләрен кулланып, төрле уенчыклар әвәләргә өйрәтү, балаларның хыялын үстерү, иҗади карашларын киңәйтү, балчык белән пөхтә эш итү күнекмәләрен ныгыту.
-
Туган көнең белән Фирзәр)) 07.11.2019
Целых три уже мальчишке —
Настоящий джентльмен.
Детство пусть тебе подарит
Много ярких перемен.
Ты расти, малыш, здоровым,
Сильным, бойким, волевым.
Маму с папой только радуй
Нравом добрым, но крутым.
© http://pozdravok.ru/pozdravleniya/den-rozhdeniya/rebenku/3/malchiku/ -
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2019
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.
Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
Татарстанның Конституциясе сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар да тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.
Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм вөҗдан иреге бирелә.
Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.
Татарстан Республикасы гражданнары Конституцияне һәм барлык законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә, дәүләт чыгымнарында катнашырга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы.
-
Бакча мөдиребезнен Туган көне белән котлыйбыз!) 05.11.2019Котлы булсын,Равилә Гадил кызы, туган көнегез,Гел шатланып үтсен көннәрегез.Сезгә сөенеч кенә китерсеннәрЯкыннарыгыз, барлык дусларыгыз.Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә.Көннәрегезне шатлык бизәсен.Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,Шушы бәхет читләп үтмәсен.Бәйрәм белән тәбриклибез,Телибез бәхет кенә.Нурланып торсын йөзләрегез,Бәхетләр иңеп кенә.Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,
Тыныч булсын һәрчак җаннарыгыз,Кочак-кочак бетмәс куанычлар,Төяп килсен туар таңнарыгыз -
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2019
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык....Бәйрәм белән!!!