Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
«Тамчы – шоу» интеллектуаль уены
21.02.2023
6,7 сыйныф укучылары ике командагы бүленеп, “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенында туган тел буенча белемнәрен күрсәттеләр. Чара ана теленә багышланган шигырьләр, татар халык җырлары белән үрелеп барды. Укучылар һәм укытучылар командаларга көч биреп, дәртләндереп тордылар.
-
Хоккей ярышы.
21.02.2023
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-9 сыйныф укучылары арасында хоккей ярышы үткәрелде.
-
21 февраль – Халыкара туган тел көне
21.02.2023
21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
-
Мөһим сөйләшү/Разговор о важном
20.02.2023
20 февраля в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ДЕНЬ ЗАЩИТНИКА ОТЕЧЕСТВА». Цель: сформировать у обучающихся понимание роли Вооруженных сил Российской Федерации в обеспечении безопасности государства и его граждан на протяжении всей истории страны, воспитать благодарность к тем, кто защищает право народов России жить согласно историческим традициям и многовековым духовно-нравственным ценностям. Формирующиеся ценности: историческая память и преемственность поколений, патриотизм, любовь к Родине, служение Отечеству.
-
Линейка
18.02.2023
18 нче февраль көнне мәктәптә традицион иртәнге линейка үтте. Анда узган атнага йомгак ясалды, киләсе атнага дежурныйлар билгеләнде. Үткән мероприятие, конкурсларга нәтиҗәләр ясалды.
-
Музейга сәяхәт
17.02.2023
Бүген укучыларыбыз Арча әдәбият һәм сәнгать, Әлифба музейларында булдылар. Районыбызда туып үскән күренекле шәһесләребезне барлап,аларның тормыш юлларын,хезмәтләрен өйрәнеп,дөньядагы бердәнбер әлифба музее белән танышып кайттылар.
-
Парламент дәресләре
17.02.2023
Бүген безнең мәктәптә Апаз авыл җирлеге башлыгы,район Советы депутаты Котдусов Раушан Фарадисович "Парламент дәресләре" уздырды. Ул хокуклар һәм бурычлар, Татарстан һәм Россия Конституциясе, депутатлар һәм аларның эшчәнлеге турында сөйләде.
-
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы җиңүчесе
16.02.2023
8 класс укучысы Хамидуллина Камилә татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабында призёр булды. Җитәкчесе Нуриева Т.Г. һәм Камиләгә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне!
15.02.2023
Бүген Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган сыйныф сәгатьләре, Батырлык дәресләре үткәрелде. Батырлык дәресендә укучылар Әфган сугышы тарихы белән таныштылар, әфган сугышының башлану сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең югалтулары, язмыш җәбер — золым язмышын билгеләгән якташларыбыз турында белделәр.
-
15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
15.02.2023
15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Бүген татар теле укытучысы Нуриева Т.Г. «Муса Җәлил -патриот шагыйрь» темасына ачык чара үткәрде. Шагыйрьнең тормыш юлы, әсирлектә үткән көннәре, “Моабит” төрмәсендә язган үлемсез шигырьләре, җәлилчеләрнең батырлыгы турында искә алынды,укучылар шигырьләрен сөйләделәр.