Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
- Каникулда теннис ярышы. 28.03.2023
-
27 март-Халыкара театр көне.
27.03.2023
Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.
Мәктәбебездә “Тамчы”театры эшли.. Укучыларыбыз спектакльләрдә бик теләп катнашалар. Күренекле драматургларның әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Театр җитәкчесе Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗановна балаларне сәнгатьле сөйләм теленә, сәхнә хәрәкәтләренә өйрәтә.Театр коллективы конкурсларда актив катнаша, янадан-яңа үрләр яулый -
Бөтенроссия тикшерү эшләре - Всероссийские проверочные работы
24.03.2023
Мәктәпләрдә 4-8 нче сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды.
В школах начались Всероссийские проверочные работы (ВПР) для учащихся 4-8 классов.
-
22.03.2023
Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз сүзе фарсыча "яңа көн"дигәнне аңлата.Урта Аиядә,Иранда.Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга 21-22 мартка туры килә.Нәүрүзбикәләребез язга багышланган матур җырлар,биюләр башкардылар..Бәйрәм күңелле уеннар белән аралашып барды.
-
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном»
20.03.2023
20 марта в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ДЕНЬ ВОССОЕДИНЕНИЯ КРЫМА С РОССИЕЙ» Крымская весна – 9 лет мы вместе Цель: формирование у обучающихся представлений об истории Крыма как исконно русской территории; понимание причин и исторического значения воссоединения России и Крыма. Формирующиеся ценности: жизнь, достоинство, права и свободы человека, патриотизм, историческая память и преемственность поколений.
-
18 марта исполняется 9 лет со дня воссоединения Крыма с Россией
18.03.2023
18 марта 2023 года в России отмечают важное историческое событие - девятую годовщину воссоединения Крыма с Россией. Эта памятная дата мгновенно стала праздником для всех россиян и в особенности жителей полуострова – Крым и Севастополь вернулись домой. Это событие, имеет огромное значение для исторической справедливости. Учитель истории Бадгиев Р.М.познакомил, как разворачивались события девять лет назад и как в республике празднуют возвращение к истокам.
-
"Проектлар фестивале" дәвам итә.
17.03.2023
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары йомгаклау проектларын якладылар.Эшләр бүгенге көн кадагында торган җитди проблемаларга һәм мөһим мәсьәләләргә багышланган иделәр. . Укучыларны хәзерләгән фән укытучыларына һәм матур чыгыш ясаган укучыларга рәхмәт. Төп дәүләт имтиханнарында уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз!
16.03.2023
Район күләмендә үткәрелгән "Милли хәзинә 2023" фестиваль-бәйгесенең йомгаклау концертында безнең мәктәбебез укучылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Алар "Бию" номинациясендә җиңүче булды. Җиңүчеләребез дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
-
Безнең проектлар
15.03.2023
Бүген башлангыч класслар үзләренең проект эшләрен тәкъдим иттеләр. Проект темалары төрле иде. Укучылар үзләренең куйган максатларын, бурычларын тулысынча ачып бирә алдылар.
-
Укучыларны тәрбияләүдә проект эшчәнлеге
14.03.2023
Проект методының төп максаты- укучының белемне укытучыдан әзер килеш алуында түгел, ә үзе мөстәкыйль яисә төркем белән берлектә эзләнүләр нәтиҗәсендә табуы һәм шулар нигезендә дәрес темасына караган нәтиҗәләр ясау. Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.
Проект эшчәнлегенең бурычлары:
- укучыларда интеллектуаль һәм гомумхезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;
- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;
- укучыларны мөстәкыйль рәвештә мәгълүмат җыярга, уйларга, анализ ясарга өйрәтү.
- укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;
- укучыларның фән буенча белемнәрен тирәнәйтү.
5-8 класс укучылары төрле фәннәрдән бик кызыклы темалар сайлап, проектлар төзеп, аларны комиссия алдында якладылар. Темалар тормышчан, актуаль, һәркем өчен файдалы иде.