Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Әлифба белән саубуллашу
03.03.2023
Бүген 1 сыйныфта «Әлифба белән хушлашу» бәйрәме узды. Сентябрь аенда беренче сыйныф укучылары Әлифбаның тылсымлы китабы белән таныштылар, аның белән дуслаштылар, аннан күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Әлифба аларга бик күп яңа һәм кызыклы әйберләр ачты. Хәзер алар сүзләрне, җөмләләрне, хәтта кыска хикәяләрне укый алалар. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре дә килгән иде. Бәйрәм сыйныф җитәкчесенең котлау сүзләреннән башланды Балалар уйнадылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр
-
"Көндәлек режим һәм сәламәтлек"
01.03.2023
Бүген 6 нчы класста "Көндәлек режим һәм сәламәтлек" дигән темага ачык тәрбия сәгате үтте.
Максат: Укучыларны, көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, аларда милли үзаң булдыру.
Мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү. Чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.
-
"Кызыклы математика" дәресе
28.02.2023
Математика атналыгы кысаларында, математика укытучысы Сәләхова Гөлсинә Миңнехановна 1 нче һәм 2 нче класс укучылары өчен "Кызыклы математика" дәресе үткәрде.. Балаларның телдән исәпләү, фикерләү сәләте, игътибарлылык күнекмәләре тикшерелде.
-
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном»
27.02.2023
27 февраля в нашей школе классные руководители провели внеурочные занятия «Разговоры о важном». « Разговоры о важном » — это тематические классные часы, которые проводятся в 1-9 классах в начале каждой учебной недели. Классный час в начале учебной недели проводился на тему: «ТРАДИЦИОННЫЕ СЕМЕЙНЫЕ ЦЕННОСТИ» Цель: формирование у обучающихся понимания традиционных российских семейных ценностей; преемственности поколений, взаимоуважения и взаимопомощи в семье. Формирующиеся ценности: ценность семейных отношений, преемственность поколений в семье, историческая память.
-
"Май чабу"- бик борынгы заманнан сакланып килгән бәйрәм / Праздник "Масленица"
25.02.2023
Май чабу – борынгы рус халык бәйрәме. Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы ел саен төрле. 2023 елда Май чабу 20-26 февральгә туры килә. Ул җиде көн дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар. Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Олы уразага керер алдыннан, халык кыш белән саубуллаша, язгы җылы көннәргә шатлана, сөенә. Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар.
Укучыларыбыз бүген "Май чабу" бәйрәме тарихы белән таныштылар. Алар милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны белергә, милләтара дуслыкны, бердәмлекне күреп, аңлап үсәргә тиеш.
-
Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
23.02.2023
Хөрмәтле ир-егетләребез, сезне чын күңелдән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, шатлык, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар телибез. Һәрчак безгә кирәк һәм терәк булып гомер итегез!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
Бәйрәм белән әтием!
23.02.2023
Бүген әтиләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Кояш шуңа шатлана.
Әтиләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әтиләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне.
22.02.2023
Бүген кадерле әтиләребезне мәктәпкә кунакка чакырдык. Башлангыч сыйныф укучылары бәйрәм концерты куйдылар.
Хөрмәтле абыйлар, егетләр, малайлар!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле, сез батыр, сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк!
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк! - Мәктәбебездә кунакта әфганчы ветераныбыз Каюмов Газинур абый. 22.02.2023
- Конкурс «Смотр строя и песни» 22.02.2023