Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
- Күңелле каникуллар. Бадминтон ярышлары. 30.10.2023
-
Яктылык кайтаручы элементларсыз йөрү – куркыныч!
27.10.2023
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин.
Ата-аналарның шулай ук балаларның юлда куркынычсызлыгын тәэмин итүдә әлеге элементларның нинди роль уйнавын аңлауларын һәм аларны куллану мәсьәләсендә нык торуларын теләр идек.
-
"Солдатка хат" Бөтенроссия акциясе
26.10.2023
Хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга укучыларыбызның язган хатлар күңелләренә җылы өстәсен.Исән- сау әйләнеп кайтыгыз!
-
"Ышаныч телефоны- синең дустың"
26.10.2023
Бүген "Ышаныч телефоны- синең дустың" исемендәге тәрбия сәгатендә укучыларга ышаныч телефонының барлыкка килү тарихы, психологик ярдәм төре турында мәгълүмат бирелде.
-
Ата-аналар җыелышы
25.10.2023
25 октябрь көнне 2023-2024 нче уку елының 1 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә " Тәрбия-җаваплы өлкә" темасына лекция, 1 чирек йомгаклары, класстан тыш тәрбия чаралары турында, укучыларның иминлеге турында сүз алып барылды. Көзге каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды
-
Класс сәгате "Татарстанның халык промыселы"
25.10.2023
" Халкым җәүһәрләре" темасына үткәрелгән класс сәгатендә балаларны татар халкының милли бизәкләре, милли орнамент белән якыннанрак таныштыру балаларда кызыксыну уятты. 4 сыйныф укучысы Шерматов Йосыф татар орнаментлары кулланып ясаган эшләнмәләрен безгә дә тәкъдим итте. Йосыфка киләчәктә уңышлар телибез!
-
"Ышаныч телефоны"/ "Телефон доверия"
24.10.2023
В жизни много трудностей и вопросов. Каждый человек может попасть в такую ситуацию, когда ему необходима помощь. В этот момент важно быть услышанным! Телефон доверия – это служба, куда можно анонимно, бесплатно и конфиденциально обратиться, чтобы обсудить отношения с друзьями и близкими, школьные и семейные отношения. При звонке на номер 8 – 800 – 2000 – 122 в любом населенном пункте
Российской Федерации со стационарных или мобильных телефонов дети, и их родители могут получить экстренную психологическую помощь, которая оказывается специалистами действующих региональных служб.
Классными руководителями 5-9 классов проведены классные часы на тему " Телефон доверия" -
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном»
23.10.2023
24 октября отмечается день одних из самых засекреченных и самых боеспособных подразделений, стоящих на страже безопасности нашей страны. Сегодня наш "Разговор о важном" был посвящен особенным войнам нашего Отечества-подразделениям специального назначения.
-
"Көзге бал" бәйрәме
20.10.2023
Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт һәм кызыксыну уяту, икмәккә мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан бүген мәктәбебездә 1-4 нче сыйныф укучылары белән "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Укучылар татар халык иҗатына нигезләнеп белемнәрен сынадылар, көз турындагы сынамышларны искә төшерделәр. " Тапкырларга - табышмак" интелектуаль уенында яшелчәләр турында белемнәрен арттырдылар. Кичә дәртле җырлар, шаян биюләр белән үрелеп барылды.
-
"Туган телем сагында"
19.10.2023
Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.
19 нчы октябрьдә 5-9 нчы сыйныф укучылары белән "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Халкыбызның милли җырлары, дәртле биюләре, кызыклы уеннарында һәркем катнашты. Соңыннан татарча дискотека булды.