Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
- Барыбыз да чаңгыга! 10.02.2024
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә.
09.02.2024
Армиядән ялга кайткан укучыбыз Назмиев Рәниф белән очраштык. Ул солдат хезмәтенең авыр һәм кызыклы вакытларын искә алды, егетләргә физик яктан нык булырга, төпле белем алырга кирәклеген әйтте. Хәзерге вакытта 5 егетебез армия сафларында. Гатин Альмир, Сабиров Таһир, Хөснетдинов Айдар, Ахмадуллин Дәниф. Аларга бары изге теләкләр генә. Исән-сау хезмәт итеп кайтып, әти-әниләрен, туганнарын, безне сөендерергә язсын.
-
Күңелле ял иттек
06.02.2024
Бүген Кәрим Тинчурин театры артистлары Арча районы укучыларына искиткеч матур спектакль бүләк итте. Безгә шушы матур кичәне оештырган укытучыларыбыз, әти-әниләребезгә зур рәхмәт.
-
Мөһим сөйләшү / Разговоры о важном
05.02.2024
Бүгенге "Мөһим әңгәмә" Россия фәне көне һәм Д.Менделеевның тууына 190 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Понедельник традиционно начался с разговора о важном. «День российской науки. 190 лет со дня рождения Дмитрия Менделеева» - именно так звучала сегодняшняя тема занятия.
-
Хәрби-патриотик айлык/Месячник военно-патриотического воспитания и оборонно-массовой работы
03.02.2024
Хәрби-патриотик айлык башланып китте. 5-9 нчы сыйныф егетләре Ринат Бадгиев җитәкчелегендә һәйкәл янын кардан чистарттылар.
-
Сталинград сугышы/Сталинградская битва
02.02.2024
Безнең солдатларның Сталинградтагы чиксез батырлыгы Бөек Ватан сугышында хәлиткеч вакыйга икәнлеген укучыларга тарих укытучысы Р. М. Бадгиев сөйләде.
Сегодня в нашей школе прошла виртуальная экскурсия по Мамаеву кургану, посвященная 81 годовщине победы в Сталинградской битве.
-
Ачык дәрес
01.02.2024
2 класс укучылары Гөлгенә Закирҗановна җитәкчелегендә әйләнә-тирә дөнья буенча белем һәм күнекмәләрен ныгытты, Кызыл китап белән танышты. Дәреснең мөһим тәрбияви максаты: табигатьне саклау - һәркемнең изге бурычы!
-
"Кошларга ярдәм ит" акциясе дәвам итә.
31.01.2024
Кышкы салкыннар кошларга куркыныч түгел, чөнки аларның каннары кайнар. Ә менә кар астыннан азык табуы кыен үзләренә.
Кошларга җимлек ясауның да үз хикмәтләре бар икән! Ниндиләре генә юк аларның! Пластик шешәләр, соктан, сөттән, Яңа ел бүләкләреннән бушаган тартмалар, агач, фанера эшләнмәләр. Кәгазь тартмалардан ясалган җимлекләр ышанычлы түгел икән, тиз яраксызга әйләнәләр. Агач җимлекләр экологик яктан да куркынычсыз, чыдам, күп тапкырлар кулланырга була.
Кошларны җимлеккә җәлеп итим дисәң, алар яраткан җимнәрне салырга кирәк икән! Ипи валчыклары, көнбагыш, арпа, бодай ярмалары, пешкән дөге, туң май кисәкләре – аларның яраткан ризыклары. Шуны онытмагыз! Кошларга кара ипи, тозлы сало, кыздырган көнбагыш бирергә ярамый, ул аларның сәламәтлегенә бик күп зыян китерә. Һәр көнне җимлеккә җим салу, кошларны күзәтү, үзеңне кем өчендер җаваплы сизү бик рәхәт. -
Ачык дәрес
30.01.2024
Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. Укучылар ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләрендә катнаша, төрле квест-уеннарда, ярышларда белемнәрен сыный.
4 класста үткән татар теле буенча ачык дәрестә Ләйсән Габдуллаҗановна җитәкчелегендә укучылар һәм укытучылар туган телебез серләрен ачты. -
Мөһим сөйләшү/ Разговоры о важном
29.01.2024
Чираттагы "Мөһим сөйләшүләр" дәресендә укучылар дипломат профессиясе белән таныштылар. Дәүләтләр һәм милләтләр арасында дус-тату мөнәсәбәтләрнен мөһимлеген аңладылар.
Сегодня в нашей школе прошли очередные занятия "Разговоры о важном". Учащиеся ознакомились с профессией дипломата. Осознали ценность установления мирных и дружелюбных межгосударственных отношений.