Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 54 учащихся |
У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Муса Җәлил туган көн
15.02.2024
15 февраль - герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Мәктәптә әлеге истәлекле датага багышлап тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар аның иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
-
Әфганстан-йөрәк ярасы
15.02.2024
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 35 ел вакыт узып киткән. Бу мөһим истәлекле дата – Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне. Бу көнне Әфганстанда хезмәт иткән сугыш ветераннарын гына түгел, илдән читтә 30 дан артык кораллы низагларда катнашкан башка хәрби хезмәткәрләрне дә искә алалар.
Якын тирә авыллар белән чагыштырганда Әфган, Чечен сугышларында безнең авылдашларыбыз байтак катнашкан. Галиев Тәбрик, Хәбиров Рисхәт, Каюмов Газинур, Шигабетдинов Хәлим, Шакирҗанов Тәфтил ком чүлендә солдат хезмәтен үтәсәләр, Гильмуллин Дамир, Газизов Илдар, Усманов Әмир Чечня хәрби компаниясендә катнашты. Шөкер, хәрби хезмәтләрен читтә үткән бу солдатларыбызга исән-сау туган якларына кайтырга насыйп була.
Илебез тарихында онытылмас батырлыклар белән уелып калган әфган, чечен һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбызга чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, алар белән чиксез горурланабыз!
Балалар белән сугыш хатирәләре, совет сугышчыларының батырлыгы турында сөйләштек. Ветераннарыбыз турында презентация карадык. -
Итоговое собеседование по русскому языку/ Йомгаклау әңгәмәсе
14.02.2024
Итоговое собеседование по русскому языку.
Бүген мәктәбебездә,9 нчы сыйныфларда, йомгаклау әңгәмәсе узды.
-
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык дәвам итә.
14.02.2024
15 нче февраль - Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел булу уңаеннан шахмат-шашка ярышлары башланып китте.
- "Арча йолдызлары"конкурсы 14.02.2024
-
Котлыйбыз!
13.02.2024
Хөрмәтле Шамил Вилович! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Гомерегезнең иң көчле елларын, куәтегезне кешеләр, балалар бәхете өчен биргән шәхес Сез. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, сабыр холыклы һәм мәрхәмәтле, киң күңелле һәм ачык йөзле, олы йөрәкле булганыгыз өчен Сезне хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Абруйлы җитәкче, оста оештыручы булуыгызның күрсәткече - мәктәп коллективы ирешкән уңышлар. Киләчәк тормышыгыз муллыкта, бәхеткә уралып, һәр яңа көнгә сөенеп үтсен!
-
"Җылылык бүләк ит" акциясе
13.02.2024
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәрби операциядә катнашучыларга коллектив белән гуманитар ярдәм оештырдык.
-
Котлыйбыз!
13.02.2024
Тарихыбызда тирән эз калдырган Шиһабетдин Мәрҗәнине, аның кулъязмаларын өйрәнүне максат итеп куеп, Ташкичү мәктәбендә республика күләмендә галимнәр, дин әһелләре белән берлектә “Мәрҗәни укулары" оештырылды. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйгедә үзләренең осталыкларын сынап карадылар. 4 сыйныф укучысы Хаҗиев Нәфис гореф-гадәт, йолалар турында шигырь язып җиңүгә иреште. (Класс җитәкчесе Гозәерова Л.Г.) Ул иҗат иткән" Онытылмас мирас" шигыре "Гран-при"га лаек булды. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!!!
-
Мөһим сөйләшүләр/ Разговоры о важном
12.02.2024
Сегодня прошли очередное занятие в рамках курса «Разговоры о важном» по теме «День первооткрывателя» Первооткрыватели – это, в первую очередь профессионалы, которые смогли преодолеть границы стандартной деятельности и посвятили свою жизнь служению людям, науке, своей стране. Мы сохраняем память о первооткрывателях нашей страны, учимся у них целеустремленности, верности своему делу, мужеству идти впереди. Совершать открытия могут люди разного возраста и разных профессий.
-
Котлыйбыз!
12.02.2024
Район күләмендә "Объективта кыш" фотоконкурсы үткәрелде. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!