Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Нәтиҗә ясалды. 23.04.2016

“Георгиевская ленточка” бөтенроссия акциясенә безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да кушылды. Алар һәрберсе георгий ленталарын тагып, акциягә карата үзләренең мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. “Обелиск” акциясенә кушылып, авылыбыздагы обелиск тирәсен тагын бер кабат чистартып чыктылар. Бүген “Мәрхәмәтле Татарстан” һәм “Спортчыл Татарстан “ акцияләренә йомгак ясалды. Иң актив укучыларга рәхмәт белдерелде.
-
Мәрхәмәтлелек ярминкәсе 22.04.2016

Бу көнне мәдәният йорты гөрләп торды. Чөнки анда Хәсәншәех төп мәктәбе укучыларының “ Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” узды. Укучылар ярминкәдә сатар өчен алдан ук икенчел чималдан төрле эшләнмәләр ясадылар, төрледән-төрле ризыклар пешереп алып килгәннәр иде. Ярминкәдә укучыларның әти-әниләре дә катнашты. Соңыннан укучылар Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә күрсәттеләр.
-
Мәрхәмәтле эшләр көне 21.04.2016

Бу көн яхшы эшләргә бай булды. Укучылар һәм укытучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган обелиск тирәсен чистарттылар. CМС балалар отряды членнары да тыл ветераннарына чистарту эшендә үз ярдәмнәрен күрсәттеләр.
-
Спорт 21.04.2016

Укучыларыбыз спорт буенча да активлар. Мәктәптә бу көннәрдә укучылар арасында шахмат-шашка ярышлары дәвам итә. Шушмабаш урта мәктәбендә төп мәктәп волейбол командалары арасында зона ярышлары үтте. Анда безнең мәктәп командасы да катнашты.
-
“Донорлар көне" 20.04.2016

21 апрель Россиядә - донорлар көне. Шушы уңайдан авыл ФАП җитәкчесе Закирова Рәмзия Мансуровна укучылар алдында информацион чыгыш ясады. Ул донор булу, кан бирүнең әһәмиятен укучыларга гади итеп аңлатып бирде.
-
"Спорт киносы көне" 20.04.2016

Бүген “Спортивный Татарстан” акциясе “Спорт киносы”на карата үтте. Дәресләрдән соң авыл мәдәният йортында ГТО турында видеоролик күрсәтелде. Укучылар ГТО тарихы белән тагын бер кабат танышып үттеләр.
-
Акцияләр дәвам итә. 19.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясенең 4 нче көне "День доброго кино" девизы астыында үтте. Дәресләрдән соң укучылар мәрхәмәтлелек турында видеороликлар карадылар. “Бумеранг добро” видеоролигын караганнан соң фикер алышу оештырылды.
-
Спорт һәм уку 19.04.2016

"Спортивный Татарстан" акциясенең 4 нче көне-"Спорт һәм уку". Бу көн ачык һавада зарядка ясаудан башланып китте. Укучылар саф һавада булып, дәресләргә таралдылар.
-
“Дуслык көне” 18.04.2016

Бу көнне башлангыч классларда “Дуслык күпере ” – дип аталган кичә үтте. Алар дуслык турында мәкалләр әйтеш уйнадылар, төрле милләт биюләрен күрсәттеләр. Соңыннан укучылар дуслык турында видеоролик карадылар.
-
“ГТО- һәркем өчен!” 18.04.2016

5-9 класс укучылары арасында спорт турында плакатлар, “кричалка”ларга конкурслар игълан ителгән иде. Укучылар бу бәйгегә теләп катнаштылар: алар матур итеп плакатлар, өндәмәләр әзерләгәннәр иде.










