Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Новости
Гариф Ахунов укулары
Опубликовано: 25.04.2024
25 нче апрельдә Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбендә районара Гариф Ахунов укулары үткәрелде. Укулар Гариф Ахуновның купкырлы шәхес булуын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылды. “Туган ягым чишмәләре” темасына рәсем ясау; туган як турында шигырь иҗат итү , Гариф Ахунов иҗаты буенча фәнни- тикшеренү эшләре язу, укытучылар өчен осталык дәресләре күрсәтү юнәлешләренә эшләр кабул ителде. Конференциядә чыгыш ясаучыларның хезмәтен мәртәбәле жюри бәяләде. Халык язучысы Гариф Ахуновның кызы шагыйрә Наилә Ахунова, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, Казан арты тарих-этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин, шагыйрә Гөлара Шәрипова , Арча Мәгариф идарәсенең милли эшләр методисты Энҗе Габдулатҗановна Мостафина, ветеран укытучы Фәния Шәрипова укучыларның һәм укытучыларның эшләрен югары бәяләп, аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Конференциядә катнашучылар Наилә Ахунованың юбилей кичәсеннән истәлекләр карадылар. Укуларда шагыйрәләр катнашу, аларның киңәшләрен ишетү укучыларга яңа үрләр яуларга этәргеч булыр дип ышанып калабыз. Мондый чара киләчәктә дәвамлы булсын, укучыларыбызның иҗат чишмәләре саекмасын.
К списку новостей