• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-42-54
E-Mail: Skaz.Аrs@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Казанбашская ООШ"
Руководитель: Камалов Ришат Ренатович
Год основания учреждения: 1928
У нас учатся: 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк)
У нас учат: 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы

Новости

Мәктәпкә Гариф Ахунов исемен бирү тантанасы

Опубликовано: 18.05.2023

Һәр авылның аны дөньяга танытучы күренекле шәхесләре була. Арча районы Казанбаш авылында андый шәхесләр байтак. Язучылар Диас Вәлиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов исемнәре дә Казанбаш авылы белән бәйле. 2023 нче елның 18 нче маенда Казанбаш төп мәктәбендә тарихка кереп калырлык вакыйга булды. Гариф ага Ахунов эзләрен саклаган мәктәпкә аның исемен бирү тантанасы узды. Бу чарага Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе Наилә Ахунова, Габдулла Тукай бүләге лауреаты шагыйрь Рәдиф Гаташ, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһим, шагыйрә Нәҗибә Сафина, якташыбыз язучы, журналист Вакыйф Нуриев, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә Маргарита Мангутова, музей җитәкчесе Флёра Дәминова, җырчы Регина Вәлиева, туганы Сания Ахунова кайтты. Мәктәпнең Гариф Ахунов исеме язылган элмә тактасын ачу тантанасын мәктәп директоры Камалов Ришат Ренат улы башлап җибәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Габделгазизов Инсаф Нурсил улы мәктәпкә мәртәбәле исем бирелү белән котлады, элмә тактаны ачуны мәктәпнең алдынгы укучыларына тапшырды. Мәктәп эчендә кадерле кунакларны яшь Гариф, аның әдәби геройлары каршы алды. Бәйрәм тантанасы залда дәвам итте. Укучылар Гариф Ахуновның мәктәп укучысы, гади авыл малае булып үзе кичергәннәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Г.Ахунов гомере буе рәхмәтле булган укытучыларын хәтердә яңарттылар. Кичә җыр-бию белән үрелеп барды, кичә бер сулышта үтте. Ахырдан сүз килгән кунакларга бирелде. Алар Гариф Ахуновка бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучыларга үзләренең шигырьләрен укыдылар. Кичәдә озак еллар Казанбаш мәктәбендә директор булып эшләгән Низамов Даниал Нәфыйкъ улы, шулай ук директор булган Шакиров Илһам Мәхмүт улы, Сафиуллин Айдар Галделфәрт улы да катнашты. Алар укучыларга һәм укытучыларга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Киләчәктә Гариф Ахунов исемен йөртүче мәктәпнең яңадан-яңа үрләр яулавын теләделәр, белемле, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияләвенә ышаныч белдерделәр. Әдәби кичә Ранил Шакирҗанов башкаруында Гариф Ахунов сүзләренә язылган “Казанбаш “ җыры белән тәмамланды. Казанбаш мәктәбе киләчәктә Гариф Ахунов исемен горур йөртер дип ышанып калабыз.



К списку новостей