Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
09.05.2022 Бүген безнең мәктәп Арча шәһәрендә узган Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәмдә музей экспозицияләре белән катнашты.

-
07.05.2022 Авылыбызда бүген Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды.Ул "Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакәрь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнделәр. Аннары барысы да һәйкәл янына җыелды. Арада өлкәннәр - сугыш чоры балалары да бар иде. Тантана мәктәп укучылары әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйдылар.

-
05.05.2022 Казанбаш авылында яшәүче тыл ветераннарыбызны Бөек Җиңүнең 77 елы белән котладык.

-
"Не смолкнет слава тех великих лет" 04.05.2022 4 май көнне Арча Үзәк китапханәсендә “ФОРПОСТ” белән берлектә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган "Не смолкнет слава тех великих лет" исемле патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе үтте. Бәйгедә 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәр катнашучылар чыгыш ясады. Безнең мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары Ганиева Адилә, Хисмәтуллина Зәмирә, Скатерников Артур һәм Сафина Сөмбелләр бу бәйгедә актив катнаштылар.

-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 30.04.2022

30 нчы апрель көнне "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" нигезендә мәктәбебез укучылары һәм укытучылары, техник хезмәткәрләр авыл урамнарын чүп-чардан арындырдылар.
-
29.04.2022

Мәктәбебездә район буенча тэг-регби ярышлары булып узды. Бу ярышта мәктәбебезнең 3 нче һәм 4 нче класс укучылары да актив катнаштылар.
-
29.04.2022 Укучыларыбыз район мәктәпләре арасында уздырылган "Арский бал" яшьләр бию проектында катнашып, "Зажигательные" номинациясенә ия булдылар. Укытучыбыз Рахимова Р.З. ны, биючеләребезне (Габдрахманова К.Б., Гатиатуллина Л.К., Марданова З.Р., Шакирҗанова Л.Р.) котлыйбыз. Молодцы!!!

-
28.04.2022 Район буенча уздырылган "Җыр белән каршы алдык Бөек Җиңүне!" сугышчан җырлар темасына бәйгедә, 6 нчы класс укучысы Гатауллина Адилә 3 нче урын алды. Котлыйбыз! Уңышлар теләп калабыз.

-
Тукай – сүнмәс йолдыз ул! 26.04.2022

Туган тел айлыгы кысалаларында Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча бәйге булып узды. Мәктәбебезнең барлык укучылары да бу бәйгедә актив катнаштылар. Чараның максаты - Габдулла Тукай иҗатын һәм аңа бәйләп хәзерге заман әдипләребезнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, халкыбыз тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, шул ук вакытта сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү, татар шигьриятенә, туган телебезгә мәхәббәт уяту, китап укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү.
-
«Куркынычсыз тәгәрмәч-2022 " район конкурсы 25.04.2022

Бүген безнең мәктәп командасы Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең яшь инспекторлары отрядлары арасында оештырылган "Куркынычсыз тәгәрмәч – 2022" район конкурсында катнашты.














