Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
16.02.2022 Гражданлык-патриот айлыгы дәвам итә. Бүген егетләр противогаз кию ярышы уздылар. 1 урын - Тахавиев Рәзил 7 класс, 2 урында-Гасимов Салават 9 класс, 3 урында-Гасимов Азамат 7 класс. Әфәрин, егетләр!

-
"Әфганчылар" класс сәгате 15.02.2022 15 февраль - Совет гаскәрләренең чикләнгән контенгенты Әфганстаннан чыгарылганга 33 ел тулу уңаеннан мәктәптә укучылар белән тәрбия сәгатьләре оештырылды. Укучылар авыл җирлеге әфганчыларының истәлекләре турында тыңладылар, илебезне яклап сугышкан солдатларыбыз турында документаль фильмнар карадылар.

-
15 февраль - герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2022 15 февраль - күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган шагыйрь. Буген укучылар аның батырлыгын, талантын, туган иленә булган тугрылыгын шигырьләре аша кабат белемнәрен яңартып уздылар. Шушы дата уңаеннан мәктәптә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Л.М.Габдрахманова һәм авыл китапханәчесе Р.Р.Әүхадиева Муса Җәлилгә багышланган ачык чара уздырдылар.

-
12.02.2022 Арчада бүген "Россия чаңгы юлы-2022" узды.

-
09.02.2022 Сегодня в школе было проведено итоговое собеседование по русскому языку в 9 классе.

-
08.02.2022 Туган (татар) теле фәне буенча башлангыч сыйныф укучылары тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесендә көч сынаштылар.

-
08.02.2022 Мәктәптә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы.

-
07.02.2022 Туган (татар) теле фәне буенча лингвистик уен үткәрелде. Укучылар татар теленнән грамматик биремнәргә җавап бирделәр. Фонетик башваткыч чиштеләр.

-
07.02.2022 Мәктәптә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы башланды. Егетләр идәннән этелү буенча ярыштылар. 1 урында-Загриев Әмир, 8 класс; 2 урында Тахавиев Рәзил, 7 класс; 3 урында - Таланов Ибраһим, 7 класс. Котлыйбыз!

-
02.02.2022 В России ежегодно 2 февраля отмечается День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. В нашей школе для обучающихся 7-9х классов прошли беседы посвященные важной исторической дате и Сталинградской битве,а также ее значении в ходе Великой Отечественной войны.















