Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Мәктәпкә Гариф Ахунов исемен бирү тантанасы 18.05.2023

Һәр авылның аны дөньяга танытучы күренекле шәхесләре була. Арча районы Казанбаш авылында андый шәхесләр байтак. Язучылар Диас Вәлиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов исемнәре дә Казанбаш авылы белән бәйле. 2023 нче елның 18 нче маенда Казанбаш төп мәктәбендә тарихка кереп калырлык вакыйга булды. Гариф ага Ахунов эзләрен саклаган мәктәпкә аның исемен бирү тантанасы узды. Бу чарага Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе Наилә Ахунова, Габдулла Тукай бүләге лауреаты шагыйрь Рәдиф Гаташ, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһим, шагыйрә Нәҗибә Сафина, якташыбыз язучы, журналист Вакыйф Нуриев, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә Маргарита Мангутова, музей җитәкчесе Флёра Дәминова, җырчы Регина Вәлиева, туганы Сания Ахунова кайтты. Мәктәпнең Гариф Ахунов исеме язылган элмә тактасын ачу тантанасын мәктәп директоры Камалов Ришат Ренат улы башлап җибәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Габделгазизов Инсаф Нурсил улы мәктәпкә мәртәбәле исем бирелү белән котлады, элмә тактаны ачуны мәктәпнең алдынгы укучыларына тапшырды. Мәктәп эчендә кадерле кунакларны яшь Гариф, аның әдәби геройлары каршы алды. Бәйрәм тантанасы залда дәвам итте. Укучылар Гариф Ахуновның мәктәп укучысы, гади авыл малае булып үзе кичергәннәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Г.Ахунов гомере буе рәхмәтле булган укытучыларын хәтердә яңарттылар. Кичә җыр-бию белән үрелеп барды, кичә бер сулышта үтте. Ахырдан сүз килгән кунакларга бирелде. Алар Гариф Ахуновка бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучыларга үзләренең шигырьләрен укыдылар. Кичәдә озак еллар Казанбаш мәктәбендә директор булып эшләгән Низамов Даниал Нәфыйкъ улы, шулай ук директор булган Шакиров Илһам Мәхмүт улы, Сафиуллин Айдар Галделфәрт улы да катнашты. Алар укучыларга һәм укытучыларга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Киләчәктә Гариф Ахунов исемен йөртүче мәктәпнең яңадан-яңа үрләр яулавын теләделәр, белемле, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияләвенә ышаныч белдерделәр. Әдәби кичә Ранил Шакирҗанов башкаруында Гариф Ахунов сүзләренә язылган “Казанбаш “ җыры белән тәмамланды. Казанбаш мәктәбе киләчәктә Гариф Ахунов исемен горур йөртер дип ышанып калабыз.
-
15.05.2023

15 нче май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан укытучылар гаиләләре арасында ярыш-бәйге үткәрелде.
-
12.05.2023

Мәктәбебезнең 5-9 класс укучылары Казанга экскурсиягә һәм К.Тинчурин театрына спектакль карарга бардылар.
-
10.05.2023

6 нчы майда Кукмарада 2008-2009 нчы елгы егетләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы районара ярышлар булып узды. Бу ярышта безнең мәктәбебез егетләре дә катнашты, алар 2 нче урынны яуладылар. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз.
-
09.05.2023

Бүген безнең мәктәп Арча шәһәрендә узган Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм парадында музей экспозицияләре белән катнашты.
-
Окна Победы 08.05.2023

Акция "Окна Победы" - это инициативная Всероссийская акция, которая объединила желающих отметить День Победы 9 Мая. Она стала ярким примером того, как важно помнить, уважать историю своей страны и сохранять свою культуру и память
-
07.05.2023

Авылыбызда бүген Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг узды. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакәрь хезмәт куйган авылдашлары, туганнарын искә алдылар. Аннары барысы да һәйкәл янына җыелды. Тантана мәктәп укучылары әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре, веноклар куйдылар.
-
06.05.2023

«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе
-
Акция «Добрые письма» 06.05.2023

МБОУ "Казанбашская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района РТ. В преддверии Дня Победы обучающиеся 1-9 классов школы активно подключились к акции "Добрые письма». Ребята написали письма поддержки участникам специальной военной операции. Ребята пожелали военнослужащим скорейшей победы, поздравили с 78-й годовщиной Победы в ВОВ.
-
Всероссийская акция «Георгиевская ленточка» 05.05.2023

В апреле 2023 года стартовала ежегодная Всероссийская акция «Георгиевская ленточка». Акция проходит с целью сохранения памяти о воинах, погибших при защите Отечества, и приурочена к 78-й годовщине Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. Патриотическая акция «Георгиевская ленточка» впервые прошла в 2005 году по инициативе российских журналистов. Позже она была подхвачена многочисленными молодёжными организациями и объединениями по всей стране. И мы не остались в стороне и 5 мая 2023 г. Активисты Российского движения детей и молодёжи "Движение первых" приняли участи в этой светлой акции. Активисты раздавали георгиевские ленточки со словами поздравления с наступающим праздником ветеранам. В преддверии этого дня активисты подготовили броши для участников акции. «Георгиевская ленточка – это не просто украшение. Это знак гордости и благодарности людям, которые защищали наше Отечество и продолжают оберегать его от посягательств внешних врагов. Относитесь к этому символу памяти с уважением! Мы помним о нашей истории, мы гордимся героями прошлого и настоящего, мы поддерживаем лучшие традиции народов России!














