Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
“Фән һәм без” фәнни-практик конференция 13.04.2023

Фәнни-гамәли конференцияләр укучылар һәм мөгаллимнәр өчен зур әһәмияткә ия. Алар укучылар һәм укытучыларны фәнни-эзләнү һәм иҗат эшенә тартып кына калмыйлар, төрле мәшһүр кешеләрнең хезмәт һәм тормыш юлларын өйрәнү аша туган халкыңа, милләтеңә һәм аның теленә хөрмәт тәрбиялиләр. Безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Исмагилова Сөембикә Арча педагогика көллиятендә узучы Укытучы һәм остаз елына багышланган “Фән һәм без” фәнни-практик конференциядә катнашты. Ул “Авыл укытучысы мисалында укытучы авторитеты” исеме астында чыгыш ясады. Җитәкчесе-инглиз теле укытучысы Загриева Г.М.
-
Проект яклау 13.04.2023

Бүген 1 нче класс укучылары проект якладылар. Укучылар төрле темаларга чыгыш ясадылар
-
Проектлар яклау 13.04.2023 Бүген 3 нче сыйныф укучылары үзләренең проект эшләрен якладылар. Укучылар төрле темаларга чыгышлар ясадылар. Һәр укучы билгеле бер темага бай материал туплаган. Укучылар өстәмә сорауларга да җавап бирделәр.

-
Рәсем күргәзмәсе 12.04.2023

Космонавтика көненә һәм беренче очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое Юрий Алексеевич Гагаринга багышланган рәсем конкурсы «Ерак дөньяларга ракеталар оча» дип аталды. Юрий Алексеевич – 1961 елның 12 апрелендә космик киңлеккә очкан тарихта беренче кеше. Балалар Юрий Гагаринны искә алдылар, ракеталар һәм космос киңлекләрен ясадылар.
-
Проект яклау 12.04.2023

Бүген 4 нче класс укучылары проект якладылар. Укучылар төрле темаларга чыгыш ясадылар
-
"Галәм киңлекләрендә" 12.04.2023

Космонавтика көне уңаеннан авыл мәдәният йортында башлангыч класс укучылары өчен "Галәм киңлекләрендә" исемле уенлы танып-белү сәгате уздырылды.
-
Космонавтика көне 12.04.2023

1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган "Восток" космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы космонавт Юрий Алексеевич Гагарин. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды. "Космонавтика көне" уңаеннан 5 класс укучылары белән класс сәгате уздырылды.
-
Фәнни-гамәли конференция 11.04.2023

«Туган як. Халкым, вакыйгалар, фактлар» исеме астында үткән инглиз теле буенча район күләмендәге фәнни-гамәли конференциядә 7нче сыйныф укучысы Зиннатуллина Азалия 2 урынга лаек булды. Җитәкчесе - инглиз теле укытучысы Г.М.Загриева.
-
Язгы өмәдә 11.04.2023

Быел яз иртә килде. Җирдә кар эреп бетте. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылар өмәгә чыктылар. Әлеге эш Космос көне уңаеннан оештырылды. Мәктәбебез территориясе, үзебез яши торган җирлек, "Казанка" елгасы ярлары чиста булсын өчен балалар бик тырышып эшләделәр.
- 11.04.2023 Проект яклау Опубликовано: 17.03.2022 Бүген 5 нче класс укучылары проект якладылар. Укучылар төрле темаларга чыгыш ясадылар














