Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Рус теле фәненнән БДИ тапшырабыз
06.06.2023
6 июнь көнне 9 нчы сыйныф укучылары рус теле фәненнән БДИ тапшырдылар.Уңышлар сезгә, укучылар!
-
1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне 01.06.2023

Җәйнең беренче көне җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм - Балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр. Төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Баланың елмаюы һәм шатлык тулы күзләре - ата-ана өчен моннан да мөһим нәрсә юк.
Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар өчен бу көтеп алынган бәйрәм, чөнки ул үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган җәйге ялларны - каникулларны да алып килә.
-
Ата-аналар җыелышы 30.05.2023

2022-2023 нче уку елын йомгаклап ата-аналар җыелышы үткәрелде. Беренче булып мәктәп директоры уку елына анализ ясады, укучыларның җәй көне куркынычсызлыклары ата-аналар кулында икәнен аңлатты.
- 30.05.2023 30 май көнне 9 нчы класс учылары информатика фәненнән БДИ тапшырдылар. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Районный турслёт 29.05.2023

26-27 мая в п.Урняк прошел районный турслет. Всего в турслете приняли участие 19 команд из 15 общеобразовательных учреждений района. На слёте приняли участие и юные туристы нашей школы. В первый день состоялось торжественное открытие слета, прошли соревнования по спортивному туризму - дистанция командная и по спортивному ориентированию, провели конкурс вязки узлов, разборка-сборка палатки, представили походные блюда, творческие конкурсные песни. Во второй день участников ждали соревнования на водной дистанции-катамаран и личная пешеходная дистанция.
-
26.05.2023

25 май көнне 1-9 нчы сыйныф укучылары белән Көтек сусаклагычына походка бардык. Балалар табигать кочагында уйнадылар, балык тоттылар. Тирә-як балаларның шат авазыннан , уен - көлке, ярышлардан шаулап торды.
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2023

Бүген барлык мәктәпләрдә, шулай ук безнең мәктәптә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Чыгарылыш класс укучыларына алда торган имтиханнарда уңышлар телибез. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Бүген сезнең өчен дәрескә чакыручы кыңгырау соңгы тапкыр чыңлый. Мәктәптә үткән балачагыгызның бүтән беркайчан да кире кайтмавын уйлагач, ямансу булып китә.Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Сезнең дә язмышыгызда зур борылышлар чоры җитте. Яшьлекнең чын-чынлап башланган иң матур чагы да әле ул. Шуның кадерен белегез һәм алда көткән зур тормышны матур итеп башларга тырышыгыз! Канатлы теләкләрегез сезне һәрчак алга әйдәп торсын, тагын да кыюрак атларга чакырсын! Хәерле юл сезгә!
-
«Цифровой ликбез» 20.05.2023

Провели уроки по темам: «Авторское право», «Сетевой этикет», «Электронные деньги», «Права потребителей», «Цифровой баланс» с использованием контента просветительского проекта «Цифровой ликбез».
-
19 май - пионер оешмасының туган көне 19.05.2023

19 май - пионер оешмасының туган көне. Әлеге уңайдан Арчада зур бәйрәм чарасы булды. Ул район Мәдәният йорты каршындагы Ленин һәйкәле янында тантаналы линейка белән башланып китте. Анда районыбыз мәктәпләрендә укучы балалар җыелды. Линейкадан соң алар барабан тавышы астында строй белән стадионга юл алды. Алда төрле станцияләрдә квестлар көтә иде. Район Укучылар сарае вожатыйлары алар өчен төрле уеннар оештырды, пионерия тарихы белән таныштырды, компас белән эшләргә, учак ягу серләренә өйрәтте. Бәйрәм, кыр кухнясында сыйланганнан соң, учак янында җырлар белән тәмамланды.
-
Мәктәпкә Гариф Ахунов исемен бирү тантанасы 18.05.2023

Һәр авылның аны дөньяга танытучы күренекле шәхесләре була. Арча районы Казанбаш авылында андый шәхесләр байтак. Язучылар Диас Вәлиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов исемнәре дә Казанбаш авылы белән бәйле. 2023 нче елның 18 нче маенда Казанбаш төп мәктәбендә тарихка кереп калырлык вакыйга булды. Гариф ага Ахунов эзләрен саклаган мәктәпкә аның исемен бирү тантанасы узды. Бу чарага Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе Наилә Ахунова, Габдулла Тукай бүләге лауреаты шагыйрь Рәдиф Гаташ, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһим, шагыйрә Нәҗибә Сафина, якташыбыз язучы, журналист Вакыйф Нуриев, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә Маргарита Мангутова, музей җитәкчесе Флёра Дәминова, җырчы Регина Вәлиева, туганы Сания Ахунова кайтты. Мәктәпнең Гариф Ахунов исеме язылган элмә тактасын ачу тантанасын мәктәп директоры Камалов Ришат Ренат улы башлап җибәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Габделгазизов Инсаф Нурсил улы мәктәпкә мәртәбәле исем бирелү белән котлады, элмә тактаны ачуны мәктәпнең алдынгы укучыларына тапшырды. Мәктәп эчендә кадерле кунакларны яшь Гариф, аның әдәби геройлары каршы алды. Бәйрәм тантанасы залда дәвам итте. Укучылар Гариф Ахуновның мәктәп укучысы, гади авыл малае булып үзе кичергәннәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Г.Ахунов гомере буе рәхмәтле булган укытучыларын хәтердә яңарттылар. Кичә җыр-бию белән үрелеп барды, кичә бер сулышта үтте. Ахырдан сүз килгән кунакларга бирелде. Алар Гариф Ахуновка бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучыларга үзләренең шигырьләрен укыдылар. Кичәдә озак еллар Казанбаш мәктәбендә директор булып эшләгән Низамов Даниал Нәфыйкъ улы, шулай ук директор булган Шакиров Илһам Мәхмүт улы, Сафиуллин Айдар Галделфәрт улы да катнашты. Алар укучыларга һәм укытучыларга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Киләчәктә Гариф Ахунов исемен йөртүче мәктәпнең яңадан-яңа үрләр яулавын теләделәр, белемле, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияләвенә ышаныч белдерделәр. Әдәби кичә Ранил Шакирҗанов башкаруында Гариф Ахунов сүзләренә язылган “Казанбаш “ җыры белән тәмамланды. Казанбаш мәктәбе киләчәктә Гариф Ахунов исемен горур йөртер дип ышанып калабыз.














