Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
14.11.2025

Бездә бүген "Казан арты" тарихи-этнографик музее хезмәткәрләре пушкин картасының мастер классы, "Казан җөе" техникасына багышланган кызыклы интерактив лекция уздырдылар. Укучылар әлеге уникаль техниканың тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштылар.
-
Песнәк көне 12.11.2025 Г.Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары "Песнәк көне" флешмобында катнаштылар. Агач һәм куаклардан зарарлы корткычларны чүпләп, файда китерүче бу матур кошларга кемнәр генә сокланмый икән! Укучылар песнәкләр турында яңа кызыклы фактлар белделәр, "Канатлы дусларыбыз" дигән күмәк эш башкардылар, җимлекләр элделәр. Куйган җимлекләренә песнәкләр дә килергә өлгерделәр инде.

-
12.11.2025 Участвовали в флешмобе "Синичкин день"

-
Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! 06.11.2025

-
«Бердәмлек көне уңаеннан – дуслык һәм татулык дәресе» 04.11.2025 Бердәмлек көне уңаеннан – дуслык һәм татулык дәресе үткәрелде. Әлеге дәрес бик мөһим темага — илебез халыкларының бердәмлегенә, аларның тел һәм мәдәни байлыгына багышланды. Укучылар Россиядә яшәүче төрле халыкларның үз гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм туган телләрен ничек саклаулары турында белделәр. Алар шуны аңладылар: илебезнең чын көче — күптөрлелектә, халыклар арасындагы үзара ихтирам һәм дуслыкта. Әңгәмә барышында балаларны берләштерә торган кыйммәтләр турында фикер алыштылар һәм уртак нәтиҗәгә килделәр: Россиянең байлыгы — аның халкында, төрле мәдәният вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулыкта. Мондый очрашулар укучыларда Ватанга горурлык, тарих һәм күпмилләтле Россиянең мәдәни мирасын хөрмәт итү хисләре тәрбияли.

-
«Большой этнографический диктант" 02.11.2025 1 по 8 ноября приглашаем вас проверить свои знания о культуре и истории народов нашей страны на «Большом этнографическом диктанте»!

-
01.11.2025 Бүген мәктәбебез коллективы агач утырту өмәсендә катнаштылар.

-
Көзге өмәдә 25.10.2025 Бүген без укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр белән бердәм рәвештә өмәгә чыктык. Мондый чараларда без һәрвакытта да актив катнашабыз. Мәктәп бакчасын, территорияне җыештырдык. Яшәгән җиребезне чиста тотыйк!

-
Профсоюз членнары арасында дартс буенча ярышлар 24.10.2025 Бүген Арчада профсоюз членнары арасында дартс буенча ярышлар узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең профсоюз членнары да актив катнашты, Латипова Раилә Галимҗан кызы 1 нче урын алды. Котлыйбыз!

-
23.10.2025 Бүген мәктәбебездә "Игенче" агрофирмасы директоры Хабибуллин Рөстәм Җәүдәт улы белән очрашу булды. Ул укучыларга авыл хуҗалыгы серләрен, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләде.















