Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Әлифба бәйрәме 25.03.2026

25 март көнне мәктәбебездә "Әлифба бәйрәме" үткәрелде. Беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әниләре, 2-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, сорауларга җаваплар эзләделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
25.03.2026 Арча районы көрәшчеләре призлы урыннарга лаек булдылар. 21 мартта Кукмара районында ООО "Вахит" призына төрле үлчәм категорияләрендәге егетләр арасында милли көрәш узды. 2011-2013 нче елгы егетләр арасында безнең мәктәбебез укучысы Хәйриев Нәфис тә бар. Нәфис 40 кг лы егетләр арасында призлы 2 урынны яулап кайтты. Әфарин, Нәфис, котлыйбыз!!!

-
24.03.2026 23 март көнне 5 сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар.

-
Нәүрүз 21.03.2026 21 март көнне мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары Нәүрүз бәйрәме уздырдылар. Нәүрүз - борынгы бәйрәм, әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе – “яңа ел, көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу көнне малайлар һәм кызлар матур киемнәр кигәннәр. Аннан соң өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый –хөрмәт җыеп йөргәннәр, биегәннәр, җырлаганнар, шаян такмаклар әйткәннәр. Хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар.

-
19.03.2026

"Арча йолдызлары" конкурсында 5 нче сыйныф укучылары 3 нче дәрәҗәдәге лауреат исемендәге диплом һәм премия белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Әфарин, кызлар, егетләр!
-
19.03.2026 Бүген мәктәбебездә 6 нчы сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар.

-
18.03.2026

Сегодня, 18 марта, в День воссоединения Крыма с Россией в школе организовали акцию "Россия - семья семей". Акция проводится в форме очного диктанта.
-
18.03.2026 Бүген мәктәбебездә 7 нче сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар.

-
17.03.2026 Бүген мәктәбебездә 8 нче сыйныф укучылары проект эшен якладылар.

-
16.03.2026 16 март көнне мәктәбебездә 9 сыйныф укучылары проект эшен якладылар.















