Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
Тәҗрибә участогы 10.05.2016

Мәктәп яны укыту-тәҗрибә участогында кызу эш бара. Бүгенге көнгә бакчада кишер, суган, чөгендер, кәбестә культуралары чәчелде.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы 09.05.2016

Арчада Бөек Җиңүнең 71 еллыгына үткәрелгән бәйрәмдә безнең мәктәбебез дә актив катнашты. Мәктәп музеендагы экспонатлар ярдәмендә тыл хезмәтчәннәренең сугыш вакытындагы тормышын чагылдырган экспозиция күрсәтелде. Җиңү парады хатирәләрдә күп еллар сакланыр.
-
Һәйкәлләргә чәчәк куябыз. 07.05.2016

Казанбаш төп мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы 9 нчы май - Җиңү бәйрәмен авыл уртасындагы Ватан өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында зурлап үткәрделәр. Бәйрәмгә тыл ветераннары чакырылды. Кызганычка каршы, бүген Казанбаш һәм Көтек авылларыннан сугыш ветераннары безнең арабызда юк. Укучылар һәйкәл янына сугышта катнашкан бабаларының фоторәсемнәрен тотып килделәр. Тантаналы митингны мәктәп директоры Рамил Данил улы Мухамадияров ачып җибәрде. Ул килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Авылның имам-хатыйбы Корбангали хәзрәт сугышта үлеп калганнар рухына дога кылды. 6нчы класс укучылары монтажы җыр – бию белән үрелеп барды.
Тыл ветераннарының да әйтер сүзләре күп җыелган. Сугыш ветеранының тол хатыны Мәрхәбә апа, сугыш чоры баласы Рәшит абый сугыш чорында күргән авырлыклар, аларны җиңеп чыгу, Җиңү көнен түземсезлек белән көтеп алуларын сөйләделәр. Укучыларны бүгенге рәхәт һәи тыныч тормышның кадерен белеп тырышып укырга чакырдылар.
Казанбаш һәм Көтек авылларыннан Бөек Ватан сугышында 194 кеше һәлак булган, шуларның 81 е хәбәрсез югалган. Һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Бу җиңү зур корбаннар аша килде. Менә 71 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. Халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар 71 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!
-
#Победнаявесна#Җиңүязы 06.05.2016 Бүген 1-9 нчы класс укучылары сугыш чоры җырлары конкурсында катнашты.7 нче класс укучылары "Катюша" җырын башкарып 1 урынга лаек булдылар.

-
Батырлык дәресе 05.05.2016 6 нчы класс җитәкчесе Габдрахманова Л.М. "Батырлык дәресе" үткәрде. Дәрес Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән авылдашларыбыз истәлегенә багышланды.Укучылар сугышта һәлак булган бабалары турында сөйләделәр, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

-
#Растимпатриотов 04.05.2016 В целях патриотического воспитания среди учащихся 1-9 классов был проведен конкурс рисунков "Победа глазами детей".1 место заняла ученица 7 класса Исмагилова Гулия.Поздравляем!

-
Ватанны саклаучылар белән очрашу 03.05.2016 Бөек Җиңүнең 71 еллыгы якынлашканда укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан хәрби хезмәттә булган авылдашларыбыз белән очрашу үткәрелде. Очрашуда Ватан алдында бурычларын үтәгән, Әфган һәм Чечен илендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан элеккеге солдатлар чыгыш ясады.

-
"Яшь инспекторлар" ярышы 30.04.2016

Бүген мәктәбебезнең "Вираж" командасы район күләмендә оештырылган "Яшь юл инспекторлар" ярышында уңышлы катнашты.Укучылар юлда йөрү кагыйдәләре,беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча көч сынаштылар.Команда составында Рамазанова Алинә, Габдрахманов Кәрим, Габдрахманова Камилә, Латыпов Алмаз иде. Аларга зур уңышлар телибез.
-
Акция "Посади дерево" 29.04.2016

Сегодня стартовала акция "Посади дерево".Учащиеся нашей школы приняли активное участие в общероссийской акции в поддержку российского движения школьников "Посади дерево".На терретории школы были посажены множество деревьев и кустарников.
-
Очрашу 28.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар район күләмендә дәвам итә. 28 нче апрельдә Казанбаш төп мәктәбендә атказанган укытучы, Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Фәрхәт ага Зыятов белән очрашу үткәрелде. Фәрхәт ага укучыларга Габдулла Тукайны дөньяга бүләк иткән Бибимәмдүдәнең туган авылы Өчиле турында сөйләде. Өчиле авылы Тукай тормышында әһәмиятле урын алып тора. Фәрхәт ага укучыларны моңа кадәр мәктәп дәреслекләрендә булмаган мәгълүматлар белән таныштырды. Тукай Өчиледә кайчан, нинди шартларда, күпме булган – бу турыда Фәрхәт ага сөйләгәнне укучылар кызыксынып тыңлады. Ә үзе иҗат иткән шигырен укуы көчле алкышларга күмелде. Фәрхәт агага киләчәктә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, тигезлектә, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп яшәвен телибез.














