Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
2 нче көн. Туган ягыбызның файдалы казылмалары 02.06.2016

Икенче көн күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүген укучылар туган ягыбызның файдалы казылмалары белән таныштылар. Файдалы казылмалар турында презентация карадылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
1 нче көн. Лагерь ачылу 01.06.2016

Казанбаш төп мәктәбендә балаларның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыруга зур әһәмият бирелә. 1 нче июньнән 21 нче июньгә кадәр мәктәптә 20 балага исәпләнгән көндезге лагерь эшләячәк.Халыкара балаларны яклау көнендә лагерь оешкан төстә үзенең эшен башлап җибәрде.Лагерь балаларны кабул итүгә тулысынча әзер, анда таләп ителгән гигиена шартлары булдырылган, балалар белән эшләячәк кадрлар әзер. Лагерьда балаларның сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә.
Һәр көн иртән фельдшер Нәҗмиева З.Д. балаларның сәламәтлеген тикшерә. Беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен бар нәрсә әзер. Беренче көнне "Дуслык" лагере 2 командага бүленеп, командалар үзенә исем, девиз, җыр сайладылар. "Кояшкай" һәм "Күбәләк" командаларында унышар бала. Педагог-организатор Габдрахманова Л.М. "Дуслык" лагерен тантаналы төстә ачып җибәрде. Командирлар Гимн музыкасы астында Татарстан флагын күтәрделәр. Тәрбиячеләр Әсхәдуллина Г.Җ., Рамазанова Ф.Р. һәм спорт буенча җаваплы Мәрдәнов Р.Р. командалар арасында эстафета ярышы үткәрделәр. Команда членнары үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.
Төшке аштан соң Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан рәсем конкурсы оештырылды. 1 нче урынга 2 нче класс укучысы Мөхәмәтханова Алинә лаек булып, Диплом белән бүләкләнде.
Лагерьда педагоглар балаларны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итәчәкләр, төрле кызыклы уеннар оештырылачак. Балаларны туган ягыбызның тарихи урыннарына экскурсияләргә алып бару планлаштырыла. Экскурсияләр туган ягыбызны, аның тарихын өйрәнүгә кызыксыну уятырга ярдәм итәчәк. Җәй хәвеф-хәтәрсез үтсен, ул балаларга бары шатлык китерсен.
-
Инструктажлар үткәрү 31.05.2016

31 нче май көнне мәктәптә “Балалар иминлеге – беренче чиратта” дигән темага класс җыелышлары узды. Класс җитәкчеләре уку елын тәмамлау, нәтиҗәләр, планнар, җәйге каникулда балаларның ялын файдалы һәм күңелле оештыру, аларның һәрдаим иминлеген кайгырту турында сөйләде, җәйге ял вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Мәктәпкә тулы энергия белән килсеннәр. Яхшы яллар сезгә, укучылар!
-
Табигатькә экскурсияләр 30.05.2016

Башлангыч сыйныф укучылары табигать кочагында ял итәләр.
-
Варислар сафына кабул итү 28.05.2016

Бүген 4 нче класс укучыларын Татарстан Варислары сафына алу тантанасы булды. "Варислар” оешмасына балаларны кабул итеп, аларны дөреслек яклы, күп белүчән, көчле, җитез, ышанычлы дус, өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә булышучы, туган ягының табигатен һәм мәдәниятен уяу саклаучы, туган республиканың лаеклы гражданины итеп тәрбияләү - безнең төп бурычыбыз.
-
Казанга экскурсия 26.05.2016

Бүген 5- 8 нче сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар анда шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар,музейларга керделәр, күңел ачу аттракционнарында уйнадылар, нәфис фильмнар карадылар. Экскурсия бар укучыга да бик ошады.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 25.05.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Бәйрәмдә Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Яшьләр эше, спорт һәм туризм" бүлеге җитәкчесе Сагитов З.В., Арча мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Л.М., Үрнәк авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Тимашев Ф.И., мәктәпнең 30 елдан артык директоры булып эшләгән Низамов Д.Н., әти-әниләр, ветеран укытучылар катнашты. Бәйрәм тантанасы бик матур үтте. 9 нчы сыйныф укучыларга барлык катнашучылар изге теләкләрен, имтиханнарда уңышлар теләделәр.
-
Музейлар көне 24.05.2016

18, 19 май көннәрендә Халыкара музей көннәренә багышлап класста тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Бүген 7 нче сыйныф укучылары Яңа-Кырлайда урнашкан Габдулла Тукакйның мемориаль музеена экскурсиягә бардылар.
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерлек 23.05.2016 9 нчы класс укучылары "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнәләр.Укучыларны әле зур сынаулар көтә. Аларга имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез.

-
Россия без табака 21.05.2016 SMS - дети активно участвовали в республиканской акции "Россия без табака". Разъясняли прохожим о вреде табака и призывали к здоровому образу жизни.















