Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Бөек Җиңүгә - 75 ел! 02.03.2020

Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү көнен якынайту өчен тырышып эшләгән яшүсмерләр бүген зур ихтирамга лаек булган тыл ветераннары. 6 класс укучылары, класс җитәкчеләре Мусина Ч.Р. белән тыл ветераннары Халилова Сания һәм Галимова Рауза апалар белән очрашып, дәһшәтле еллар турында истәлекләрен тыңладылар.
-
Спорт-сәламәтлек айлыгын йомгаклау 29.02.2020

Бүген мәктәпнең спортзалында спорт-сәламәтлек айлыгын йомгаклау уңаеннан физкультура укытучысы Марданов Р.Р. әзерләгән спорт уеннары оештырылды. Турникта тартылу,ераклыкка сикерү, автомат җыю һәм сүтү кебек уеннарда егетләребез бик теләп катнаштылар. Шулай ук теләге булган кызларыбыз да үз көчләрен сынап карадылар.
-
Туган ягым - яшел бишек 27.02.2020

Бүген безгә кунакка авыл китапханәчесе Әүхәдиева Р.Р. килде. Ул башлангыч сыйныф укучылары арасында "Туган ягым -яшел бишек" темасына экологик бәйге үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар.
-
Пожар куркынычсызлыгы 26.02.2020

Бүген классларда табигатьтә пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча класс сәгатьләре, профилактик әңгәмәләр уздырылды.
-
Сәнгатьле сөйләүчеләр 25.02.2020

Бүген иртәнге линейкада Муса Җәлилгә 114 ел тулуга багышланган әдәби - музыкаль кичәдә сәнгатьле шигырь сөйләүчеләргә һәм актив катнашкан укучыларыбызга грамота тапшырылды. Шигырьләр туган телебездә, хәтта инглиз телендә дә өйрәнелгән иде.
-
Игра "А ну-ка, парни!" 22.02.2020

-
Спорт-сәламәтлек айлыгы 21.02.2020

-
Туган тел көне 21.02.2020

21 февраль – Халыкара туган тел көнен мәктәбебездә “Туган тел бер генә була, Әнкәй кебек бер генә” исемле әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үттек. Туган тел Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге, кадерле сүз. Аның чыннан да шулай икәнен алып баручылар үзләренең чыгышларында, укучылар укыган шигырьләрдә ачык күренә. Туган телнең кадерен Г. Бәширов, Г.Тукай, К.Насыйри кебек күренекле шәхесләрнең канатлы сүзләре дә бөтен тирәнлеге белән ачып сала. Ә андый сүзләр байтак яңгырады кичәдә.
21 февраль шулай ук Бердәм гамәлләр көне буларак та билгеләп үтелә. Шул уңайдан укучылар милли киемнәрдән киенделәр һәм татар халкының милли уены “Түбәтәй” уенын да искә төшерделәр. Уен кагыйдәләре буенча укучылар фразеологик әйтелмәләрнең аңлатмасын табарга тиеш булдылар.
Туган телгә багышланган җырлар бәйрәмебезне тагын да ямьләде. Ә кичәбез “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Әтиләргә бүләк 18.02.2020

Башлангыч класс укучылары әтиләренә бүләкләр ясадылар.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз 17.02.2020

Башлангыч класс укучылары кошлар турында кайгырталар, даими рәвештә җимлекләргә азык салалар.














