Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"Сау бул, бакчабыз..!"чыгарылыш бәйрәм иртәсе. 26.05.2023 Ә бүген без сезнең белән балалар бакчасында соңгы бәйрәмебезне үткәрергә җыелдык. Бу гади генә бәйрәм түгел. Бу балачак дигән матур илнең беренче баскычы белән саубуллашу. Күңелләрдән һич тә китмәс Биргән сабакларыгыз. Без мәктәпләргә китәбез, Сау бул, сөйгән бакчабыз Сау бул, сөйгән бакчабыз!
-
“Күңелле тукталышлар” 24.05.2023 Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көннәре турындагы белемнәрне тирәнәйтү, логик фикерләүне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.
-
Бездә туган көн! 19.05.2023
Бакчабыздагы иң сабыр,тырыш,ярдәмчел,акыллы кызыбыз Язиләне ,Туган көне белән котлыйбыз.Бәхетле булып үсүен теләп калабыз!
-
Безнең уңышларыбыз! 18.05.2023 "Сыерчык оясы-2023" бәйгесендә катнашып,2,3нче дәрәҗә дипломнар белән буләкләндек.Оста куллы,уңган әтиләребезгә,балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Саф һавада. 15.05.2023 Табигатьнең матурлыгын күзәттек.
-
Кунелле шогыльлэребез! 12.05.2023
-
Җиңү көне!Һәйкәлләргә килик..... 07.05.2023
Җиңүнең 137-еллыгын бәйрәм итүгә санаулы гына көннәр калып бара. Әлеге бөек, истәлекле вакыйганы балалар күңелендә үтемле итеп сеңдереп калдыру, өлкән буын вәкилләренә, аларның сугышчан батырлыкларына соклану, горурлану һәм дә кайгыртылу хисләре тәрбияләү максатыннан, 9 май-Җинү көненә багышланган тематик атналык үткәрелде. Атналык кысаларында һәр төркемдә әти-әниләр һәм балалар белән берлектә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган төрле чаралар оештырылды. Балалар Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә куелган һәйкәл янына экскурсиягә бардылар. Бөек Җиңүгә багышлап рәсем конкурслары үткәрелде, выставкалар ясалды. Шулай ук тәрбияче атналык дәвамында балалар белән Җинү көненә багышланган әнгәмәләр уздырды, презентацияләр карадылар.
-
Кубиклар ярдәмендә Г.Тукай иҗатын ныгыту. 04.05.2023
-
Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу. 28.04.2023 Бүген безнең тәрбияче Мөндеш балалар бакчасында "Торсак та без төрле җирләрдә, без яшибез дуслык илендә" исеме астында районкүләм семинарда булды. Бакча белән таныштык, бакчада эшләп килүче музей почмагына күзәтү ясадык. Кечкенәләр һәм зурлар төркемнәрендә ачык шөгыльләр, мастер класслар күрсәтелде. Төрле милләт киемнәре кигән балалар катнашында "Милли хәзинә" дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде.
-
Балалар бакчасында "Тукай" бәйрәме. 26.04.2023
Быел да апрель аенда бакчабызда бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге әдәби-музыкаль кичәдә балалар әдипнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар. Залыбыз түрен шагыйрьнең әсәрләре буенча оештырылган балалар эшләре күргәзмәсе бизәде. Татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын искиткеч зур осталык белән башкардылар.