Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Бармак уеннары уйныйбыз. 16.09.2022 Мин уйныйм,син дә уйна. Бармак белән тыпырда. Дуслар белән уйна бергә, Читтә генә утырма. Ф.Сахбутдинова Балаларны кул чукларын һәм бармакларын хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрүнүдә “ бармаклы уен”нар зур урын алып тора. Бу хисле – тойгылы һәм мавыктыргыч уен. Ул әйләнә – тирәдәге чынбарлыкны, әйберләрне,җәнлекләрне,кешеләрне, аларның эшчәнлеген,табигать күренешләрен чагылдыра. Мондый уеннар барышында балалар, өлкәннәр ни эшләсә,шуны кабатлап, кулларын тиз-тиз хәрәкәтләндерәләр һәм бу җитезлекне арттыруга уңай йогынты ясый. Соңыннан сүзләрне үзләре өйрәнеп бетергәч, балаларга уйнавы тагын да күңелле була. Организмның барлык хәрәкәтләре һәм сөйләм эшчәнлеге бербөтен тәшкил иткәнлектән,кулларны хәрәкәтләндерү баланың сөйләм телендә уңай чагылыш таба. Халык авыз иҗатында киң кулланган сүзләрне әйтеп,уч төпләрен хәрәкәткә китерә торган күп кенә уеннар бар. Кәрәсең, моның мөһимлеге элек – электән билгеле булган. Шуңа күрә кечкенәдән үк кулларга сөйләм телен һәм тыңлау сәләтен үстерә торган гимнастика кирәк. Бала ишеткән сүзләрнең мәгүнәсенә тизрәк төшенә башлый. Бармаклар хәрәкәте балага соңыннан танып – белү сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә.Шулай ук, бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк “телен ачарга” ярдәм итә.
-
Кечкенәләр төркемендә рәсем шөгыле.Зур һәм кечкенә туплапр. 07.09.2022 Туп, туп, тубыбыз, Син безнең матурыбыз, Тишмәбез дә ярмабыз да, Оста тота кулыбыз. Туп, туп, тубыбыз, Без акыллы булабыз Ялгыш кына җиргә төшсәң, Буялсаң без юарбыз.
-
Без эшкә керештек(грамотага әзерлек шөгыле) 05.09.2022
-
Белем көне белән! 01.09.2022 Безне бик яраталар Бакчада апалар: Килгәч тә елмаеп, Кулларын киң җәеп, Кочаклап алалар, – Әниләр күк алар.
-
В августовской конференции педагогических работников и руководителей образовательных учреждений Арского муниципального района. 24.08.2022 Тема.Воспитание и обучение в эпоху цифровизации: сохраняя традиции,создаем будущее.
-
Чыгарылыш кичәсе. "Хуш, сөекле бакчабыз" 27.05.2022 Бүген бакчабызда моңсу да, куңелле дэ көн - мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату кичәсе булды. 7 бала бакча белән саубуллашып, мәктәп тормышына аяк бастылар. Балалар, сезгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, тугры дуслар юлдаш булсын. Ак юллар сезгә!!!
-
Безнең уңышлар! 25.05.2022 19 май көнне Арчаның 6 нчы балалар бакчасында район күләмендә үткәрелгән "Юный полиглот" шигырь бэйгесе узды. Безнең бакчада тәрбияләнүче Марданов Әмир бу конкурста 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
-
Саф һавада булу. Каенның уянып кына килүче бөреләрен күзәтү 23.05.2022
Максат:Язның узенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү.Каен бөреләренең яз ел фасылында нинди үзгәрешләр алуын күзәтү. Күзәтү барышы Тәрбияче балаларга табышмак әйтә. Яңгырлы да,карлы да, Каеннары сулы. Бөреләре туп-тулы- Елның кай фасылы? (Яз). -Табышмакта елның кайсы вакыты турында сүз бара? -Язның билгеләрен санап чыгыгыз әле? -Һәзер елның кайсы ае? Балаларга май аенда язның кышны иң җиңеп чыга торган вакыты икәнен аңлату. _-Бу нинди агач? Бөреләр белән нәрсә булган? -Алар зурмы, кечкенәме? Бөреләрне иснәп карау. –Аларның исләре бармы? Бөреләрне тотып карау. –Алар нинди? -Яфраклар нинди төстә булып чыгалар? -Урманнар хәзер нинди төскә төренә? -Тагын нинди кошлар очып киләләр? -Урманда нинди кош күкелди? -Яздан соң нинди ел фасылы килә? Хезмәт:Бакчадагы түтәлләрне җыештыру. Максат:Түтәлләргә орлыклар чәчәргә кызыксыну тәрбияләү. Хәрәкәтле уен:”Йөгереп кил дә, сикер”. Максат:этенеп китеп, сикерергә өйрәтү. “Юл буйлап кем беренче йөгереп килә?”уены Максат:Пространствода ориенталаша белергә өйрәтүне дәвам итү. Шәхси эш:Билгеле бер ноктага ыргыту. Максат: Бер кул белән билгеле бер ноктага ыргыту күнекмәләрен ныгыту.
-
"Юный полиглот". 20.05.2022 Сегодня на базе МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №6 "Сандугач" г. Арск" прошел конкурс "Юный полиглот". Из нашего детского сада приняла участие воспитанниr младшей группы Марданов Амир. Желаем ей дальнейших успехов!
-
Чыгарылышка әзерләнәбез..... 18.05.2022
Тиздән балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре уза.Без дә матур җырлар,шигырьләр ,биюләр өйрәнәбез.