Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Бәйрәм белән! 01.10.2023
Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!
-
Бүләкләребез әзер! 29.09.2023
-
Бармак уеннары. 28.09.2023 Балаларны кул чукларын һәм бармакларын хәрәкәтләндерергә, җитезлекне арттырырга өйрүнүдә “ бармаклы уен”нар зур урын алып тора. Бу хисле – тойгылы һәм мавыктыргыч уен. Ул әйләнә – тирәдәге чынбарлыкны, әйберләрне,җәнлекләрне,кешеләрне, аларның эшчәнлеген,табигать күренешләрен чагылдыра. Мондый уеннар барышында балалар, өлкәннәр ни эшләсә,шуны кабатлап, кулларын тиз-тиз хәрәкәтләндерәләр һәм бу җитезлекне арттыруга уңай йогынты ясый. Соңыннан сүзләрне үзләре өйрәнеп бетергәч, балаларга уйнавы тагын да күңелле була. Организмның барлык хәрәкәтләре һәм сөйләм эшчәнлеге бербөтен тәшкил иткәнлектән,кулларны хәрәкәтләндерү баланың сөйләм телендә уңай чагылыш таба. Халык авыз иҗатында киң кулланган сүзләрне әйтеп,уч төпләрен хәрәкәткә китерә торган күп кенә уеннар бар. Кәрәсең, моның мөһимлеге элек – электән билгеле булган. Шуңа күрә кечкенәдән үк кулларга сөйләм телен һәм тыңлау сәләтен үстерә торган гимнастика кирәк. Бала ишеткән сүзләрнең мәгүнәсенә тизрәк төшенә башлый. Бармаклар хәрәкәте балага соңыннан танып – белү сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә.Шулай ук, бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур ролҗ үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк “телен ачарга” ярдәм итә.
-
Бәйрәмегез белән, тәрбиячеләр! 27.09.2023 Хөрмәтле тәрбиячеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугры калуыгыз һәм балаларны яратуыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Озын гомер, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
-
Кызыклы математика. 26.09.2023 Максат: Балаларның белемнәрен гомумиләштерү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү Тәрбия бурычы: Балаларда игътибарлылык , коллективизм рухы, гомуми нәтиҗә өчен җаваплылык хисе тәрбияләү. Үстерү бурычы: Атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтеп, исемнәрен белүләрен үстерү, шакмаклы дәфтәр битендә ориентлашу. Белем бирү бурычы: 10 эчендә уңайга һәм кирегә санау, мәсьәлә төзү һәм чишүне формалаштыру, цифр – сан турындагы белемнәрен ныгыту. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
-
Саф Һавада хәрәкәтле уеннар! 25.09.2023
-
"Казанка"агрофермасына экскурсия! 22.09.2023
-
Милли уен коралы -курай! 21.09.2023 Башкорт халкының милли музыка коралы - курай турында сез ишетеп берникәдәр беләсез. Менә ул курай! (Курайны күрсәтү). Курай − башкорт һәм татар халыкларының элек-электән үк киң таралган милли уен коралы булган. Курайның җиде таҗы – ул җиде ыру, ә курай бердәмлек, татулык символы. Башкорт халкының җаны, йөрәге, көче, яшәү дәрте курай моңнарында чагылыш таба. Бик гади бу уен коралы башкорт халкының рухи бөеклеген раслаучы иң тылсымлы музыка коралы. Башкорт халкы бик моңлы, җыр-бию яратучан. Башкортлар элек-электән озын көйләрне яратканнар. Курай турында бик күп легендалар, әкиятләр һәм шигырьләр бар
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар! 20.09.2023
-
Комда уйнарга яратабыз! 19.09.2023