Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Кызыклы математика. 12.09.2023 Максат: саннар рәтендәге саннарның мөнәсәбәтен аңларга өйрәтү; геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту. 10 эчендә санарга өйрәтүне ныгыту, алга һәм кирегә санау, геометрик фигуралар, көн, атна һәм ел фасылларын белү; – «=», «<», «>» билгеләрен әйтә һәм таный белүне дәвам итү;
-
Бездә туган көн! 11.09.2023 Ак калач Азатның туган көненә Без пешердек ак калач: Менә шундый ул биек, Менә шулай тәбәнәк, Менә шуның киңлеге, Менә шуның тарлыгы, Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне сайлап кач!
-
Кисеп ябыштыру шөгыле. 08.09.2023 Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның сөйләм үсеше белән дә бәйләнгән. Балаларның сүзлек запаслары арта.
-
"Татар халкының җырлы-биюле уеннары" 05.09.2023 Без уйныйбыз, уйныйбыз, Якты көннән туймыйбыз. Кулны кулга чаба-чаба Көләбез дә җырлыйбыз.
-
"Белем бәйрәме" 01.09.2023
Бүген безнең балалар бакчасында "Белем ,бәйрәме" булды.Белем көне - ул искиткеч,гаҗәеп матур бәйрәм ул,ул безне рухландыра,белем иленә ныклы адым атларга мөмкинлек бирә.Белем көне турында балаларга әңгәмә үткәрелде."Мәктәпкә нинди җиhаз аласын?" дидактик уен уйнатылды.
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2023 Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә! Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.Бүгенге бәйрәм көнендә бөтен гомерләрен балалар белән эшләүгә багышлаган барлык кешеләргә, шулай ук яшь буынга намуслы, кешелекле, гадел булу сыйфатларын сеңдереп үстерүче әти-әниләргә, әби-бабайларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезгә бу җиңел булмаган, әмма ихтирамга һәм хөрмәткә лаек булган балалар тәрбияләү эшендә уңышлар, зирәклек һәм күңел киңлеге телим!
-
Бездә бүген Сабантуй! 30.05.2023 Бүген бакчабызда Сабантуй бəйрəме үткəрдек.Сабантуй бəйрəмендə яратып уйнала торган уеннарны уйнадык.Капчык киеп йөгерү, чүлмəк вату, кашык кабып йөгерү уеннарын балалар бик яратып уйнадылар. Бүген бездə Сабантуй, Эшлəреннен барын куй. Кемдə нинди hөнəр бар, Йөгерергə кемнəр бар??? Булмаса hөнəрегез Безнен чулмəк ватканны, Капчык киеп йөгергəнне, Атлар чабыштан кайтканны Читтэн карап торыгыз!!!
-
Походка бардык! 29.05.2023
-
"Сау бул, бакчабыз..!"чыгарылыш бәйрәм иртәсе. 26.05.2023 Ә бүген без сезнең белән балалар бакчасында соңгы бәйрәмебезне үткәрергә җыелдык. Бу гади генә бәйрәм түгел. Бу балачак дигән матур илнең беренче баскычы белән саубуллашу. Күңелләрдән һич тә китмәс Биргән сабакларыгыз. Без мәктәпләргә китәбез, Сау бул, сөйгән бакчабыз Сау бул, сөйгән бакчабыз!
-
“Күңелле тукталышлар” 24.05.2023 Максатлар: 1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, Геометрик фигураларны таный һәм дөрес итеп әйтә белергә өйрәтү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көннәре турындагы белемнәрне тирәнәйтү, логик фикерләүне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.