Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Туган телем сагында" туган тел атналыгы 16.10.2023 "Туган телем сагында" туган тел атналыгы, балалар белән төркемнәрдә"Туган телем-иркә гөлем"исемле әңгәмә уздырылды.Туган телем – иркә гөлем И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле. Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
-
Әтиләр көне белән! 15.10.2023 Һәрвакытта иңнәремдә Тоям әтием кулларын. Һәрчак тыныч һәм бәхетле Булсын барыр юлларым.
-
Физик культура шөгыле. 13.10.2023
Иртә әле, вакыт бар дип, Озак йоклап ятма син. Кояштан алда уян да, Физзарядка яса син. Сәламәт, таза булуың Синнән тора икән бит. Дөньда иң-иң кадерле – Исәнлек, тик исәнлек.
-
"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү аркылы балаларның танып-белү эшчәнлеге 12.10.2023 Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аң үсешендә бакча бик мөһим урын алып тора . Бакча алары берләштерә,җәмгыятьтә үз-үзләрен тотарга өйрәтә. Баланың бөтен тормышы - уен.Уенда бала тирә - юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең яшьтәшләре ,олылар белән мөгамәлә төзергә өйрәнә. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән.Сәхнәләштерелгән уеннар сөйләм теле үсешенә нык тәэсир итә. Башкарылачак роль баланың чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә дә баланың сүз байлыгы арта, ул чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек запасы формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Шулай ук аваз культурасы өстендә эшләнелә. Сәхнәләштергән уеннар аша хәтере үсә, ныгый. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә ,аңа татар телендәге сүзләрне истә калдыру да җиңеләя.
-
Режим моментларындагы эшчәнлек. 10.10.2023
Шнурлы уеннар каләм хәрәкәтен координацияләүне, тырышлыкны, сабырлыкны үстерә. Бу уеннар ярдәмендә баланы исәпләргә өйрәтергә, логиканы үстерергә, яңа төшенчәләр белән таныштырырга мөмкин. Бау уены чисталыкны һәм игътибарлылыкны өйрәтә, чөнки һәр детальнең үз урыны бар. Бала конструкцияләү, орнаментлар төзү, яссылыкка ориентлашырга өйрәнү күнекмәләренә ия була.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2023
Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
-
Рәсем шөгыле "Миләш ботагы" 04.10.2023
-
"Золотая осень".Изучаем русский язык. 02.10.2023 Расширять знания детей об осени и осенних явлениях природы. Формирование представлений о характерных признаках и периодах осени . Познакомить детей с осенними месяцами и осенними периодами. Обогащать словарь детей. Учить устанавливать элементарные и причинно-следственные связи и наблюдать явления природы .Воспитывать у детей интерес к сезонным явлениям в природе.
-
Бәйрәм белән! 01.10.2023
Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән!
-
Бүләкләребез әзер! 29.09.2023