Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 ( 307 ) 308 309 310 >>
-
9 Май - Җиңү бәйрәме 08.05.2013

Җиңүнең 68 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булып үтте.Бәйрәмгә бүгенге көндә исән-сау яшәгән 4 ветеранның 3 се килгән иде. Алар Гәрәев Вәли Гәрәевич, Төхвәтов Абдулла, Закиров Дәүли. Ветераннарны авыл җирлеге башлыгы Закиров Тәлгать Дәүлиевич, мәктәп директоры Гиниатуллин Наил Нуруллович, ветераннар советы рәисе Солтанов Рәсим Солтанович, агрофирманың Кәче бүлекчәсе җитәкчесе Кәримов Илдус Фәритович котлады. Ветеран Гәрәев Вәли Гәрәевич укучыларга рәхмәт белдерде, үзенең төпле киңәшләрен җиткерде. Укучылар ветераннар хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, концерт номерлары күрсәттеләр.
-
"Ел укытучысы -2013" 07.05.2013

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Фәнүзә Рафаэль кызы район күләмендә үткәрелгән "Ел укытучысы-2013" конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Аңа конкурста үзенең укучылары ярдәм итте.
-
05.05.2013

-
Туган ягым-яшел бишек 05.05.2013

5 нче май көнне мәктәбебез укучылары табигатьне яшелләндерүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Алар урманчы Садыйков Илсур Мәксүт улы белән бергәлектә 150 төп юкә агачы утырттылар.
-
Котлыйбыз! 02.05.2013

2 нче май көнне уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм химия укытучысы Садыйкова Әлфия Вәгыйзь кызының туган көне. Аны чын күңелдән котлыйбыз. Эшендә зур уңышлар, гаилә бәхете, нык сәламәтлек, озын гомер телибез.
-
Кристаллик челтәрләр 25.04.2013

24 нче апрельдә химия укытучысы Садыйкова Әлфия Вәгыйзовна 8 нче класста "Кристаллик челтәрләр" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
"Тукай туган көн" 24.04.2013

24 нче апрель көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөхәмәтшина Элмира Госмановна укудан "Тукай туган көн" дигән темага ачык дәрес үткәрде.Укучылар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Дәрестән соң "Кояшкай" балалар бакчасында балалар өчен концерт куйдылар.
-
Ачык дәрес 24.04.2013

24 нче апрель көнне Гыйльметдинова Сөембикә Фәтхрахмановна 2 нче класста татар теленнән "Җөмлә.Җөмләдә сүзләр бәйләнеше" дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес файдалы һәм күңелле үтте.
-
Ачык чара 23.04.2013

23 нче апрель көнне химия укытучысы Садыйкова Әлфия Вәгыйзовна һәм биология укытучысы Закирова Нәфисә Галиевна химия-биологиядән ачык чара күрсәттеләр.
-
Ачык дәрес 19.04.2013

19 нчы апрель көнне география укытучыбыз Закирова Нәфисә Галиевна ачык дәрес күрсәтте. Дәрес бик күңелле, җанлы рәвештә үтте.










