Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309
-
Ата-аналар җыелышы 22.02.2013

22 нче февраль көнне мәктәптә классларда ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта республикада булып узган гадәттән тыш хәлләр турында әйтелде. Балаларның тормышын куркыныч ситуацияләргә этәрүче мәсьәләләр тикшерелде.
-
"Аҗаган" уеннары 21.02.2013

21 нче февраль көнне мәктәбебездә 5-9 нчы класс укучылары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Аҗаган" уеннары үткәрелде. Бәйрәмдә "Арча хәбәрләре" газетасыннан һәм "Арча" телевидениесеннән дә кунаклар катнашты.
-
"Күңелле стартлар" 21.02.2013

21 нче февраль көнне башлангыч класс укучылары арасында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Уенда "Моряклар" һәм "Танкистлар" командалары көч сынашты.
-
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2013

20 нче февраль көнне мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара булды.Укучылар белән очрашуга сугыш һәм тыл ветераннары килде. Алар арасында Садыйкова Гөлчирә һәм Бариева Хәмсәнә апалар, Гәрәев Вәли һәм Солтанов Рәсим, Закиров Мөбәрәкҗан абыйлар бар иде. Ветераннар балаларга сугыш вакыйгалары, үзләренең күргәннәре, сугыштан соңгы авыр вакытлар турында сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Без исә ветераннарга сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, тыныч картлык теләп калабыз.
-
Котлыйбыз! 19.02.2013

Коллегаларыбыз - Копылова Гүзәлия Гарифулловна һәм Закирова Нәфисә Галиевналарны туган көннәре белән котлыйбыз. Аларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез. Һәрвакытта да шундый ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.
-
Шашка ярышы 18.02.2013

Озынайтылган көн төркеме укучылары арасында шашка ярышлары үтте. Укучылар ярышта бик теләп катнаштылар. Беренче урынга Әхмәтҗанова Адилә лаек булды. Аңа алдагы уеннарда да зур уңышлар телибез.
-
Математик конкурс 18.02.2013

МетаШколадан бирелгән "Крестики-нолики" математик конкурсында җиңүче 7 нче класс укучысы Хафизова Ләйсән.
-
Кошларны сыйлыйбыз 18.02.2013

Кыш көне кошларның тормышы авырая. Безнең мәктәп укучылары кошлар өчен җимлекләр элделәр. Зәринә белән Зилә җимлекләрне бер дә буш тотмыйлар. Бу аларның җаваплы эшләре.
-
Татар теле атналыгы 16.02.2013

Мәктәптә 11-16нчы февраль көннәрендә "Туган тел" атналыгы үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары 6 нчы,9 нчы классларда ачык дәресләр бирделәр "Февраль ае бәйрәмнәре" исеме астында үткәрелгән кичә бик күңелле узды. Кичәдә җырланган җырлар, сөйләнгән шигырьләр , кызыклы уеннар һәрберебез күңелендә озак сакланыр.
-
Хоккей ярышлары 05.02.2013

Мәктәп яны шугалагында хоккей буенча ярышлар уздырылды. Анда укчылар да, укучылар да бик теләп катнаштылар.










