Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 ( 295 ) 296 297 298 299 300 >>
-
Тау шуабыз! 27.01.2015

Мәктәп янында кар тавы ясалды. Укучылар дәрестән соң һәм озынайтылган көн группасына йөрүче укучылар анда шуарга яраталар.
-
Китап күргәзмәсе 26.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе ясалды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта һәлак булган авылдашлар турында мәгълүматлар урнаштырылды, папкалар ясалды.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 23.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган стенд тулыландырылды.
-
Туган тел дәресе 22.01.2015

Татар теле укытучылары туган тел дәресе үткәрделәр. Укучылар түгәрәк өстәл артында туган телгә кагылышлы сорауларга җавап таптылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, яңа китаплар белән таныштылар.
-
Укучылар кичке шугалакта 21.01.2015

Мәктәп яны шугалагында укучыларыбыз дәресләрдән соң һәм кич белән рәхәтләнеп ял итәләр. Шугалак тирәсе шау- гөр килеп тора.
-
Батырларга мәңгелек дан! 19.01.2015

8 нче класс укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янын чистарттылар.
-
Татар- башкорт көрәше. 16.01.2015

Яңа Кенәр мәктәбендә район җитәкчесе призына үткәрелгән татар- башкорт көрәшендә мәктәбебезнең 5 нче класс укучысы Рүзәл Сәлимов 32 кг. кадәр авырлыкта беренче урынны яулады. Аны чын күңелебездән җиңүе белән котлыйбыз!
-
Хоккей. Школьные Олимпийские игры. 15.01.2015

Сборная 7 классов против сборной 5-6 классов и учителей.
-
Әти- әниләр җыелышы 15.01.2015

Бүген мәктәптә әти- әниләр җыелышы булды.
-
Педагогик совет утырышы. 08.01.2015

Бүген мәктәптә педагогик советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә төп доклад башлангыч классларда яңа стандартларны тормышка ашыруга багышланган иде. Башлангыч сыйныф укытучысы Гыйльметдинова С. Ф. доклады тыңланды. Шулай ук башлангыч сыйныф укытучысы Мөхәмәтшина Э. Г. "Башлангыч классларда җөмлә төрләре" дип исемләнгән презентация тәкъдим итте. Сафина Р. Ф. дәрестән соң эшчәнлектә "Юл йөрү кагыйдәләре" белән таныштырды. Директор урынбасары Садыйкова А. В. урта классларда яңа уку елыннан ФГОС кертелү белән коллектив алдында торган бурычларны аңлатты. Уку елының икенче чирегенә һәм беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясап класс җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Педагогик совет утырышын йомгаклап директор Муллахмәтов Нияз Наилович өченче чиректә мәктәп алдында торган бурычлар турында сөйләде.









