Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Китапханәдә кунакта 10.03.2015

3 нче класс укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханә мөдире Бариева Дилә Ирек кызы укучыларны кече мәктәп яшендәге балалар өчен булган матур әдәбият әсәрләре белән таныштырды. Укучылар үзләре өчен бик файдалы мәгълүмат алдылар. Бу очрашу аларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2015

Хөрмәтле хатын- кызларыбыз!
Сезне якынлашып килүче 8 март - Халыкара хатын- кызлар көне белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
Алгы көнегез үтсен шатлык белән,
Юлыгызга гөлләр сибелсен,
Һәр иртәнең алсу таңы сезгә
Гомерлеккә бәхет китерсен!
-
Хоккей. 06.03.2015

Бүген мәктәбебез шугалагында әтиләр командасына каршы укытучылар һәм укучылардан торган команда уйнады. Ике команда да барлык көчләрен биреп уйнадылар. Әтиләр командасы җиңү яулады.
-
"Ягез әле, кызлар!" 05.03.2015

Бүген кызлар арасында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе булды. Ике команда катнашты. Кызлар үзләренең уңганлыкта, булганлыкта, тапкырлыкта көчләрен сынаштылар. "Яз" командасы кызлары беренче урынны алды. Кызларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Бөек Җиңүне каршылап 04.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына мәктәптә күп кенә чаралар үткәрелә. Шул уңайдан, тарих укытучысы Нуриев Мәгъсүм Бариевич Кәче авылы мәдәният йортында ветераннар белән очрашу кичәсе үткәрде. Укучылар әзерләгән әдәби- музыкаль кичә, концерт номерлары һәрбер ветеранның күңеленә хуш килде. Кичә ахырында ветераннарга медальләр тапшырылды.
-
Бөек Җиңүне каршылап 04.03.2015

Ветераннарга медальләр тапшыру.
-
Чәчәкләр күргәзмәсе 03.03.2015

Укучылар 8 нче март бәйрәменә әниләренә һәм әбиләренә бүләкләр әзерләделәр. Ясаган кул эшләреннән чәчәкләр күргәзмәсе ясадылар.
-
Макулатура җыю 02.03.2015

Мәктәп күләмендә макулатура җыю оештырылды. Барлык укучылар да бик теләп катнаштылар. Иң күп алып килгән укучылар Вәлиәхмәтов Диас -1 класс, Усманова Аида - 8 класс булдылар.
-
Чаңгы ярышы 28.02.2015

Бүген районда үткәрелгән чаңгы ярышында мәктәбебез укучылары да катнашты.
-
"Шорт- трек" 26.02.2015

Мәктәбебез шугалагында "Шорт- трек" уеннары үткәрелде. Кызлар арасында Губаева Гөлфинә 7 класс - 1 урын, Нуриева Тәнзилә 4 класс - 2 урын, Шакирова Алинә 7 класс - 3 урын. Малайлар арасында Сөнгатов Инсаф 8 класс- 1 урын, Хөснетдинов Илнар 7 класс - 2 урын, Сабирҗанов Илмир 6 класс - 3 урын алдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!









