Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
"Җирдә тынычлык хакына" 06.02.2015

Бүген Арча балалар китапханәсендә "Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең район күләмендәге 1 нче этабы үтте. Анда мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Әхмәтҗанова Адилә 3 нче урынны яулады. Аны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Шашка һәм шахмат ярышлары 05.02.2015

Мәктәптә эшләп килүче шашка һәм шахмат түгәрәгенә олы класслар белән беррәттән кекенә сыйныф укучылары да яратып йөриләр. Җитәкчеләре Зәйнуллин Х. Х. түгәрәккә йөрүчеләр арасында гел ярышлар үткәреп тора.
-
Рәсем конкурсы 04.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән рәсем конкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр билгеләнде.
-
Мәктәбебез музеенда 03.02.2015

9 нчы сыйныф укучылары мәктәбебез музеенда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызга багышлап ясалган күргәзмә белән таныштылар, үзләренә күп мәгълүмат алдылар.
-
Сәламәтлек көне 02.02.2015

1 нче февральдә Арча стадионында Сәламәтлек көне булды. Анда теләгән һәркем чаңгы шуды. Стадион шау- гөр килеп торды. Безнең мәктәп укучылары да бу бәйрәмдә катнаштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев халыкны Сәламәтлек көне белән котлады, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде.
-
Очрашу кичәсе 31.01.2015

Мәктәбебезне тәмамлап чыгып, хәзерге вакытта төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән орашу кичәсе булды. Алар үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларга киңәшләрен бирделәр.
-
А. П. Чеховның тууына 155 ел. 30.01.2015

Китапханәдә рус язучысы А. П. Чеховның тууына 155 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ясалды. Укучылар аның тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар.
-
Отчёт- сайлау җыелышы. 29.01.2015

Кәче авыл җирлегендә отчёт- сайлау җыелышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы да катнашты. Ул мәктәбебезнең эшчәнлеге белән дә танышып китте.
-
Бәйрәм концерты. 29.01.2015

Отчёт- сайлау җыелышыннан соң Кәче авылы мәдәният йөртында мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре катнашында концерт булды.
-
Хоккей ярышы. 28.01.2015

Бүген мәктәптә хоккей ярышы үтте. Укытучылар командасына каршы 8 нче сыйныф укучылары уйнады.









