Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Мәдәни көндәлекләр 10.05.2017

Уку елы башында башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр таратылган иде. Инде менә уку елыбыз ахырына якынлашты. Ниһаять, нәтиҗәләр ясар , уку елы буена кем иң күп мәдәни чараларда катнашты икән, шуларны билгеләр вакыт җитте. Безнең мәктәп укучылары да бик күп төрле чараларда катнашкан. Һәм менә 3 укучыбыз җиңүче булды. Аларга китапханәче Альбина Рәис кызы бүләкләр тапшырды.
-
Бәйрәм белән! 09.05.2017

Укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 72 еллыгына карата күргәзмә әзерләделәр. Ул "Авылыбыз батырлары" дип исемләнгән иде. Әлеге күргәзмәне оештыручы - тарих укытучысы Нуриев М.Б.
-
Митинг 08.05.2017

Бүген авылыбызда җиңүнең 72 еллыгына багышлап тантаналы митинг узды. Авыл ветераннар советы рәисе Фиргать Хәйруллин ,җирлек башлыгы Тәлгать Закиров, мәктәп директоры Нияз Муллахмәтов митингта катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Балалар эчтәлекле тематик әдәби-музыкаль чыгыш күрсәттеләр. Күп авыллардагы кебе ук, безнең авылыбызда дә сугыш ветераннары, кызганычка каршы, бакыйлыкка күчеп беткән инде. Ул елларның коточкыч авырлыгын үз җилкәләрендә кичергән тыл хезмәтчәне Сәләхетдин Гәвәветдинов, сугыш ветеранының тол хатыны Разия Минҗанова, сугыш чоры баласы Хәмсәнә Бариева, һава торышы начар булуга карамасатан, митингка килгән иделәр. Алар да авылдашларына, балаларга тыныч күк йөзе, сугыш афәтен башка беркайчан да күрергә язмасын дип теләделәр.
Бөек Ватан сугышында авылыбыздан барысы 526 кеше катнашкан . Шуларның бары 219 гына туган якларына әйләнеп кайта алган. Алар истәлегенә куелган һәйкәлгә бүген веноклар салынды. Митингта катнашучылар бер минут тынлык белән каһарман авылдашларын искә алдылар.
-
Түгәрәк өстәл 05.05.2017

Бүген укучыларыбыз психолог Хисамова Роза Мансур кызы белән очраштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
04.05.2017

Уважаемые родители! С 1 февраля 2016 года начался прием заявлений в первый класс. Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс, Выможете прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.
Необходимые документы:
1) Документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) ребенка
2) Заявление установленного образца (заполняется в школе)
3) Свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия)
4) Свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия)
-
Волейбол ярышы 02.05.2017

Бүген 9 нчы класс укучылары һәм мәктәпнең җыелма командасы арасында волейбол ярышы үтте. Ярышты мәктәпнең җыелма командасы җиңүгә иреште.
-
01.05.2017

-
Өмә 29.04.2017

Бүген мәктәп күләмендә өмә оештырылды. Өмәдән бер кеше дә читтә калмады. Барлык укучылар , укытучылар, техник хезмәткәрләр дә теләп катнаштылар. Бөтен мәктәп территориясе, юл буйлары, чишмә, һәйкәл тирәсе чүптән арындырылды; бордюрлар, агач төпләре агартылды.
-
"Арча балы" 28.04.2017

Укучыларыбыз "Арча балы" конкурсында катнаштылар. Аларның биюе "Самый волшебный танец" исеменә лаек булды.
-
Очрашу 27.04.2017

Бүген мәктәбебез укучылары авылдашыбыз, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасының өлкән укытучысы, доцент , "Агулы үсемлекләр", "Туган ягым үсемлекләре" китаплары авторы Закиров Фоат Дәүли улы белән очрашты.










